Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 16

СКАЧАТЬ эчендә Аниянең көндәлегенә дә шактый мәгълүмат өстәлде. Әмма аның истәлекләре әби-бабайларына, әти-әниләренә генә кагылышлы. Аларның бүгенге дәвамы нинди? Үз-үзенә шушы сорауны бирүгә, күз алдына Хөснетдин килеп баса. «Минем белән ни турында сөйләшергә теләде икән ул? Мин үзем дә артык тупас кыландым бугай. Сөйләгәнен тыңлыйсым калган. Язылачак хикәямә менә дигән бер мисал булыр иде. Провокатор, имеш… Миңҗамал безнең очрашуны белми ич. Сорашыйм әле…»

      Көн саен иртүк торып көтүгә чыгучы Хөснетдин кайтуына ашап эчте дә печәнлеккә менеп ауды. Урамда шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Салам түбәләр астына куыш ясап оя корган чыпчыклар үзара нидер серләшеп, шыбырдашып ала. Хуш исле кипкән печән табигатьнең сихри бишеге сыман. Кош тавышлары, яңгыр шыбырдавы көе үзеннән-үзе йокыга талдыра. Ул уянып киткәндә, яңгыр туктаган, күк йөзе аязган иде. Көн кичкә авышкан. Кояш яңа гына тау астына тәгәрәп төшкән. Моның дәлиле булып, күкнең тау өстенә тоташкан урынында кып-кызыл болыт сузылып калган. Өйдәгеләр, тыштагы эшләрен тәмамлап, кичке аш ашый, күрәсең. «Мине йокласын дигәннәрдер… Бүген яшьләр болынга да чыкмый инде. Йокы да туйды. – Көч-куәте ташып торган егетнең башына шулчак мондый уй килде. – Ылыслыга барсам… Бакча артлатып кына чыгам да… Ике чакрым тирәсе ара. Нина Алексеевнага туры керәм. Көмешкәсе булмый калмас…»

      Бу уй аны үзеннән-үзе алга әйдәде. Күңеле торган саен ныграк кытыкланды. «Көмешкә булса… Ылыслыда яшь, тыгыз тәнле ялгыз хатыннар да бар…» Егет тиз-тиз генә киенде дә печәнлектән төште. Абзар артыннан бакчага чыкты да чирәмле сукмактан инешкә таба юл тотты. Аннан болын буйлатып кына туп-туры Ылыслыга китте.

      Ул килеп кергәндә, Нина Алексеевна җиделе лампа каршысында нидер бәйләп утыра иде.

      – Хоснетдин… – диде ул, аптырап. – Болай кичләтеп нишләп йөрисең?

      Илле биш яшенә җиткән Нина Алексеевна Елгабашның бар кешесен дә белә. Механизатор булып эшләүче ирләр аңа кайчакта яшертен генә ашлык та китереп китә. Хатын аларга көмешкә чыгарып куя. Ашлык әчегән апара чучкаларына булса, көмешкәдән дә үзенә өлеш чыгара. Хөснетдиннең дә көмешкә алганы булды.

      Беркөнне бер сыер кинәт авырып китте. Мал ыңгырашты да ауды. Аптырады көтүчеләр. Хуҗасын алып килделәр. «Ярамас үлән ашагандыр. Чалырга кирәк», – диеште ирләр. Сыерны суйдылар. Көтү Ылыслы ягы болынында иде. Хуҗа шул чакны: «Хөснетдин, менә сиңа сыерның бавыры, йөрәге. Нина Алексеевнадан көмешкәгә алыштыр». «Миңа көмешкә бирерме соң ул?» – дип икеләнде Хөснетдин. «Бирер, бирер, – диде хуҗа. – Хәлне сөйләрсең. Мин җибәргәнне әйтерсең. Бар, бар», – дип, мутланып, күзен кысты ир. Хөснетдиннең юлы уңды ул чакта: литрлы банка белән көмешкә күтәреп килде.

      – Хоснетдин… – дип, аптырабрак тагын эндәште хатын «о» авазын калын итеп. – Кичләтеп нишләп йөрисең?

      – Мин… ни… – дип таптанды ишек төбендә Хөснетдин. – Мин бик туңдым… Яңгыр астында юешләнеп беттем. Өйгә кайтып җылы кием дә кидем. Барыбер калтырата, каһәр.

      – Ә-ә, – диде керәшен хатыны, эшнең нәрсәдә СКАЧАТЬ