Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 17

СКАЧАТЬ Алексеевна, чибәр булгансыз сез яшь чагында, ә? – диде егет, хатынның күкрәкләрен күзе белән «ашап».

      – Яшьлек – үзе чибарлек ул, Хоснетдин. Син аны ул чакта аңламыйсың гына.

      – Йо-ок, Нина Алексеевна, син особо матур кеше. Син һаман ир-атларның башын әйләндерә торган хатын.

      Яшь егетнең күңелендә нинди теләк кайнаганын уена да кертмәгән хатын рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. Бу көлүне үзенчә аңлаган Хөснетдин тиз генә Нина Алексеевнаның янәшәсенә үк күчеп утырды да иңеннән кочып алды.

      – Мин сине шундый якын итәм, Нина Алексеевна, – диде.

      – Мин дә якын итәм сине, Хоснетдин. А то синең белән шулай утырырыеммы?

      Хатынның җылы сүзләреннән егетнең ташып торган дәрте ургылып ук китте. Ул, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән ныклап кочаклады да уң кулы белән хатынның күкрәгенә ябышты. Егетнең кинәт купкан өермәне хәтерләткән бу хәрәкәте Нина Алексеевнаны бераз каушатып җибәрде.

      – Чү, Хоснетдин! Нишлисең? Булмаганны… – Ул, тыпырчынып, Хөснетдиннең келәшчәдәй кысып алган кулларыннан ычкынмакчы булды. Хатын карышкан саен, Хөснетдин кызышты, котырынды. Алар әүмәкләшеп идәнгә тәгәрәделәр.

      – Җибәр, Хоснетдин! Кычкырам! – дип кисәтте хатын.

      – Кычкырма, кычкырма… – дип кайнар пышылдады Хөснетдин, хатынның әле иреннәрен суырып, әле муенын ялап. – Кычкырма… Икебезгә дә рәхәт кенә ич… Гайбәт таратма… – Әүмәкләшә торгач, егет өстенлек алды, җайлап урнашты. Әмма хатын боргаланды, тыпырчынды.

      – Мин сине болай гына калдырмыйм. Милициягә җиткерәм, – дип еламсырады хатын.

      Чалбар төймәләре чишелгән, тәкате төкәнгән Хөснетдин, «милиция» сүзен ишеткәч түзмәде, йодрыгы белән хатынның колак төбенә тондырды.

      – Син нәрсә, әүлия булып кыланасың соң!

      Беразга тынып калган Нина Алексеевнаны ризалаштырдым дип уйлап, Хөснетдин аның эчке киемнәрен салдырырга үрелде. Ә хатынның күзе өстәл астында яткан балтага төшкән иде. Хөснетдин дә күреп алды ул балтаны. Ул, корбанына ташланган еландай, күз ачып йомганчы хатынның кулын эләктереп алды да йодрыгы белән яңагына орды. Йодрык чигәгә туры килгән иде. Хатын ыңгырашып алды да, муены йомшарып, баш бер якка авышты. Кызышудан, үз-үзен белештермичә кылган бу гамәл Хөснетдинне кинәт каушатып җибәрде. Ул куркып калды. «Үлдеме әллә? – дип уйлап алды ул. – Нишләргә инде? Ничек котылырга соң?» – Егетнең башында шушы сорау бөтерелде. Тик ул бу мизгелдә уйлау сәләтен югалткан иде. Аның бар күзәнәге үз-үзен коткару инстинктына гына буйсынган иде. Ул тиз-тиз генә як-ягына карап алды. «Иң элек тәрәзәне капларга кирәк икән, – дигән уй үтте аның башыннан. – Яктылык ишегалдына да төшмәсен. – Хөснетдин сәкедәге одеялны алып, калтыранган куллары белән тәрәзә өстенә кагылган тактага кыстырды. Тагын Нина Алексеевнага күз салды. – Үлгән микән әллә бу? Исән булса… минем баш бетә бит… Үлгән булса да… үтерүченең эзенә төшәргә мөмкиннәр… Нишләргә соң, нишләргә?.. Моннан тизрәк таярга кирәк бит… Тукта әле, мин тотып эчкән стаканны сөртим. Бармак СКАЧАТЬ