Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы страница 14

СКАЧАТЬ һәр сүзен йотып кына бара. Соңрак Хөсәен җизнәсеннән алган мәгълүматлар ачлы-туклы яшәгән Гатаның күңеленә өмет нуры кертә. Ул карашының киңәюен, күкрәгенә куәт иңә баруын тоя.

* * *

      1917 елның 10 ноябре иде. Шәрифҗан өязгә китте. Ул аннан коточкыч хәбәр алып кайтты. «Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелгән! Хакимият эшче-крестьян комитетлары кулына күчкән…» Кинәт өстенә төшкән кара кайгыдан Шәрифҗан уйлау сәләтен югалтты. Ул бертуктау- сыз: «Хәзер ни була инде?» – дип, үз-үзенә сорау бирде. Күңеле нидер сизенүдән бертуктаусыз ашкынды. «Китәргә, качарга… Ераккарак олагырга…» – дип уйлады ул. Иртәгесен ул атын җикте дә урманга китте. Алтын-көмешләрен, чүлмәккә салып, юан имән төбенә күмде. «Дөньялар гел болай тормас әле… Бу бәхетсезлек вакытлы күренеш кенә», – дип уйлады ул, үз-үзен юатып.

      Ә икенче төнне кирәк-яракларын капчыкка туты- рып, бераз ризык алып, фәкыйрь генә киенеп, гаиләсе белән Урта Азия ягына юл тотты. Алты почмаклы итеп нарат бүрәнәләрдән салынган иркен йортта карт әтисе белән әнисе торып калды…

      1918 ел башында унҗиде яше тулган Гата ярлылар комитетының иң актив кешесенә әверелә. Февраль башында Гатаны Шакир район үзәгенә җибәрә. Егет аннан ярлылар өчен сөенечле хәбәр алып кайта. Узган елгы салымнарын түли алмаганнарның салымнан азат ителүләре турында була ул хәбәр. Моннан соң һәр авылда Совет төзеләчәк, дип аңлаталар аңа районда. Озак та үтми, Елгабашта да Совет төзелә. Аның рәисе итеп Шакирны сайлыйлар, ә ярдәмчесе Гата була. Совет утырышы нинди карар чыгарса – закон шул буласы икән. Советның беренче утырышында ук Шакирҗаннарның урманын, Исламгали агайның җирләрен, Касыйм белән Зарифның тегермәннәрен җәмәгать файдасына алырга дигән карар чыгарыла.

      Кимсенүле хәерче бала чагы, кышкы салкыннарда утынсыз интегүләре, Миңсылу апасына Шәрифҗанның пычрак, гарьлекле тәкъдиме Гатаның җанына эремәс таш булып оешкан иде. Форсаты чыкты. «Бу карарга тагын бер өстәмә кертик әле, – ди ул утырыштагыларга. – Җәмәгать, абыйлар! Һәммәгезнең тәрәзә бусагасы җиргә тигән. Ишеләм-ишеләм дип торган терәүле өйләрдә яшибез. Шәрифҗан урманыннан агач бүлеп бирик без халыкка». Хөсәен җизнәсе карар иткән бу фикер Гатаның дәрәҗәсен күпкә күтәрә.

      Икенче көнне Елгабаш Советы әгъзалары, өч ат җигеп, Шәрифҗанның өенә килә. Беренче чанада – Шакир белән Гата. «Гата, мөгаен, яшь чагында Хөснетдине төсле булгандыр, – дип уйлый Ания. – Негр халкыдай кара чырай, астыртын явыз караш. Теленнән төшкән сүзләре ялтыравыклы, пычрагы эчендә калыр…» Әйе, әнә Гата чана башына ук утырган да, бертуктаусыз дилбегәне кага-кага, атны куалый. Аның салкыннан кызарган битенә җил бәрә, бәс сарган борын тишекләреннән пар чыга.

      Шакир, бу тантана ләззәтеннән әсәрләнеп, Гатаны ашыктыра. «Куала! Кабахәтләрнең ояларын тизрәк туздырыйк!»

      Шәрифҗанның әтисе боларның килеп керүенә һич аптырап калмый. «Талагыз, тала! – ди ул килүчеләргә. – Кеше малы – ишәк мае ул. Бик тиз бетә. – Аннары Шакирга карап әйтә: – Синең бабаң карак СКАЧАТЬ