Название: Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?
Автор: Рафкат Карами
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-02905-6
isbn:
– Сез үзегез генә идегезме?
– Әйе.
– Кемнәр һөҗүм итте?
Егеттән җавап ишеткәч, табиб янә сораша башлады:
– Кем иде ул: танышмы, түгелме?
Җаваптан соң табиб карточка тутырды: егетнең исем-фамилиясен, туган елын, яшәү урынын теркәп куйды. Ә бу вакытта ак халатлы, күзлекле, түгәрәк гәүдәле яшь кенә шәфкать туташы егеттән ишеткәннәрне криминал журналга яза барды. Әлбәттә, бу кадәресе Габделнур өчен караңгы, чөнки мондый матавыкка беренче мәртәбә юлыгуы иде бит.
Яра тирәсендәге чәчен кыркыгач, табиб, новокаин уколы кадады, җәрәхәтне водород перекисе һәм спиртлы эремә белән юып текте.
Габделнур, табиб ни кушса, шуны тыңлап, башы авыртса да тешен кысып түзеп утырды. Чиста ак халатлы ир-ат үз эшен бик белеп һәм җиренә җиткереп башкара, күрәсең, аның өчен бу еллар буена күнегелгән гадәти көндәлек нәрсәдер; таза тәнле, буй-сынлы егетнең юк-барга шыңшымасын белгән сыман, авыртамы, юкмы, дип тә кызыксынмый. Шулай да үзе йомшак, ягымлы тавышы белән һаман сораштыруын дәвам итә. Габделнур моны шулай тиешле нәрсә кебек кабул итте. Табиб кеше сораштырырга бурычлыдыр, әнә шулай сөйләштергән арада авыруга бераз җиңеллек тә китерергә телидер, дип уйлады. Алар халкы сүз белән дә дәвалый, дип ишеткәне бар иде, тикмәгә генә, иң беренче – сүз, димиләр бит. Ә чынлыкта исә табиб бу вакыйганы милиция бүлегенә хәбәр итәргә тиеш, сораштыруы шуның өчен иде.
– Хәтерлисеңме, көз көне дә шушыңа охшаш бер хәл булган иде, – дип, ул журналга берөзлексез нидер язып утырган шәфкать туташына мөрәҗәгать итте.
– Әйе, – диде кыз, каләмен кәгазь өстендә йөртүен туктатмыйча гына баш кагып.
Эшен бетергәч, мәрхәмәтле күзләрен текәп:
– Борчылырлык әллә нәрсә юк, тәнең таза, төзәлер, – диде табиб авыруга. – Икенчеләй чит-ят җирдә, караңгы урыннарда саграк йөрергә тырыш. Ә безгә берәр атнадан килеп күренерсең. Яланбаш йөрмә, әле суык.
– Ярар.
Бераздан, аның хәлен җиңеләйткән изге затларга рәхмәтләр укып, Габделнур дару исләре аңкып торган травматология кабинетыннан чыгып китте. Хастаханә ихатасы буш, урамда да, гомумән, бу тирәдә кеше-кара узганы күренми. Ул тукталышка таба юл алды.
Трамвайда селкенеп кайтканда, егет каршылыклы уйлар кичерде. Менә бүген кич алар икәү, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртып, эштән соң йөриләр. Ярый, ул – буйдак, ә теге иптәшен өйдә гаиләсе көтә, үз йортлы кешенең вак-төяк мәшәкатьләре дә бардыр. Эше булмаса, авыр хезмәт көненнән соң ял итәргә хаклы түгелмени? Габделнурга да ял тиеш. Чөнки берникадәр вакыттан соң кулына китап-кәгазь, ручка алачак – политэкономиядән «Халык хуҗалыгының планлы рәвештә үсеше», Азия һәм Африка яңа тарихыннан «Индиянең 1857 елгы азатлык восстаниесе» дигән темаларга контроль эшләр тапшырасы бар. Ә ниндидер зобанилар, мөгаен, эчәргә акчалары беткәнлектән, аңа һөҗүм итәләр… Бәлки, алар иртәгә Габделнурга һәм башка бик күпләргә медицина ярдәме күрсәткән табибны да таларлар? Ә ул кайчандыр аларның туганнарын дәвалагандыр… Хәер, табиб СКАЧАТЬ