Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 10

СКАЧАТЬ кигән Миргаяз (ул үз янына яңа кайтып кергән бүлмәдәшен дә дәшкән иде инде) дустын яклыйсы итте, коңгырт күзләрен тутырып Шәмсунга карады:

      – Нигә алай дисең?

      Шәмсун китабын, ябып, тумбочка өстенә ташлады, күзлеген дә салып куйды. Җитү чәчле, зур башлы, киң җилкәле бу егет утызга җитеп килә иде инде. Яшь чагында ул институт командасында волейбол уйнаган, шуңа күрә, атлаганда, башын аска иебрәк йөри, алгарак чыгып торган кулбашлары аркасын бөкрәйтебрәк күрсәтә сыман, чынлыкта ул бөкре түгел, сау-сәламәт таза егет, хәзерге вакытта физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә дә, куллары зур һәм каты. Бүлмәдә һәрчак зәңгәр төстәге йон спорт костюмыннан.

      – Колхоз базарыннан бер йолкышны алып кайтып хур булганыңны оныттыңмыни?! – диде ул һәм аннары, ирен читләре белән ачы елмаеп, дәвам итте: – Әнә тугызынчы трамвайда бер җырчы карчык йөри… Аны да алып кайт.

      Габделнур ул кортканы белә: әбекәйнең кулында таушалып беткән зур гына хуҗалык сумкасы булыр, үзе ниндидер йөрәк өзгеч моңлы тавыш белән җырлый: «Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә…» Аны ишеткән бөтен кеше тын кала. Кайберәүләр жәлләп тиен суза (ләкин әби үзе хәер сорашмый), кондукторлар аңарга беркайчан да билет алырга кушмыйлар. Ул кем, кая бара, нишләп йөри, ничек бу хәлгә төшкән, ни рәвешле көн күрә – Габделнур моны белми. Хәер, бүтәннәр дә аның хәлен – торыр урыны, бала-чагасы, туганнары барын-югын белмидер. Бәлки, аның гаиләсе дә юктыр. Егет, аның тавышына сокланып, кайчагында, кирәк урында төшмичә, ары да киткәли. Яшереп кенә учына акча да төрткәне бар. Сүз шул мескен әбекәй турында иде.

      Габделнур Шәмсунга сөзеп карады, ләкин дәшмәде.

      Ә бүлмәдәшенең сүзе бетмәгән икән әле, җепкә-җеп төшендереп бирүне кирәк тапты, ахры:

      – Бу дөньяның кәкресен син генә турайтып бетерә алмассың. Исеңдә тот. Нигә кирәк булды сиңа ул матавыкка юлыгу, чит кеше эшенә тыгылу? Ул хатын-кыз синең кемең? Беркемең дә түгел! Аңлагансыңдыр: анда берәү дә икенче кешене җәберләмәгән…

      – Син бигрәк каты әйтәсең, – диде Миргаяз, өстәл яныннан торып һәм караватына утырды; аның тулы, таза гәүдәсеннән карават сеткасы сыгылып, шыгырдап куйды.

      – Андый хәл баштан узган, – диде Шәмсун һәм Габделнурга туры карап сөйләргә мәҗбүр булды: – Бервакыт, урамда икәү сугышканны күреп, араларына кердем. Ни белән бетте дисең? Үземне үк гаепләделәр. Тегеләр туганнар булып чыкты. Алар бер-беренә сукканнарын оныттылар, ә мин аралаганда, берсенең, ялгыш егылып (чөнки исерек иде), кулын сындыруын кичермәделәр, миңа сылтадылар. Бәхетсезлеккә каршы, милиция машинасы узып бара иде… Бүлектә дә бөтен гаепне миңа чәпәделәр. Чөнки тегеләр икәү, аларга ышандылар… Менә шулай, егетем, туган туганны табар, ятка бәласе калыр, дип юкка әйтмәгәннәр. Икенчеләй, кеше сугышканны күрсәң, әйләнеп үт, туктап та торма, эндәшсәләр дә ишетмә, күрмәгән-белмәгән – мең бәладән котылган…

      Гәрчә бәхәстә һәркем үз фикерендә калырга тырышса да, Габделнурны да шактый уйга салды бу вакыйга. Нишләсен, ул шулай тәрбияләнгән, СКАЧАТЬ