Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 5

СКАЧАТЬ язарга утырдым. «Исәнмесез, әти-әни…» дидем. Шулай дидем дә, тыным кысылып, туктап калдым. Әни юк бит! Менә бер ай инде ул гүр иясе. Әти берүзе калды. Ә бит гомер буе «әти-әни» дип язарга күнегелгән. Нишләргә соң хәзер? Ничек кулларың барып «әни» сүзен сызасың. Әллә калсынмы шулай…

Әнием карынында

      Байтак еллар инде иртән торыр алдыннан яткан килеш физзарядка ясап алам. Кул, аяк, тез, бармаклар, муен, башны… хәрәкәтләндереп алам. Барысы да язылып китә.

      Иң соңгы күнегү менә мондый: уң якка ятып, аяк, тезләрне бергә укмаштырып, кендеккә китерәсең дә шулар янына бер-берсенә кысылган кулларны, нык иелгән башны төшереп җыерыласың, тәмам түгәрәкләнеп, йомыркага әверелеп, йомарланып киләсең – тач ана карынындагы яралгы инде. Үзеңне менә-менә якты дөньяга чыгарга әзерләнеп беткән өр-яңа бер адәм баласы дип хис итәсең.

      Гаҗәп бер халәт бу: гайре табигый дә үзе, каты укмашудан барлык әгъзага да җайсыз, кысан, хәтта авырту-кыенлык та тоясың; шул ук вакытта язылып та бетәсе килми, шушы җайсыз халәттән аерыласы да килми, ятасы да ятасы килә.

      Тик шунда, бу ләззәтне бүлдереп, тәнгә сәер бер җылы тиеп, таралып китә. Әнинең татлы кулы бит бу! Назлы тавышы да тәнне яза бара, яза бара: «Торыйк, улым, адәм баласы йоклап ятар өчен яралмый, ана карыны санаулы мизгелгә бирелгән бишек кенә, кеше хәрәкәтләнергә, эшләргә дип ярала, чыгыйк якты дөньяга, хәрәкәтләник…»

      Әйе шул, торырга вакыт, күнегү генә ич бу, киерелеп-сузылып, төш күргән булып озак ятарга ярыймыни? Тыңлыйк әнине, торыйк.

      Торабыз, әни, хәрәкәтләнәбез, тәмле әйбер күп булмый ул…

Куен дәфтәреннән*

      Әни – туган як төшенчәсенең яртысы.

*

      «Әни» сүзен гел баш хәреф белән язасы килә.

      Гаилә. Туганнар-тумачалар

      Җидегән йолдызлар шикелле

      Без дә бергә үрелгән;

      «Туганым» дип эндәшәм мин

      Йөрәгемнең түреннән.

Нияз Акмал

Гаилә нәрсә ул?

      Журналист Рәзин Нуруллин «Пар канатлар» тапшыруында Туфан Миңнуллин гаиләсе турында: «Гаилә мәхәббәте ул көл учагында күмелгән утлы күмер кебек. Берәр хәл була калса, ягъни җил исеп куйса, ул күмерне йә бөтенләй сүндерә, йә көчәйтеп, дөрләтеп җибәрә…» – дигән иде.

      Ә монысы Туфанның үз сүзләре. Махсус робагый язган:

      Мәхәббәт ул нәрсә димсең?

                                    Хикмәттер ул –

      Бал ягылган ике телем икмәктер ул:

      Бер мизгелдә балын

                          ялап бетергәчтен,

      Ипи кимереп

                икәү гомер итмәктер ул.

      Дөньяда ничә гаилә булса, шулчаклы ук төрле-төрле фикер-сурәт. Җитмәсә әле, бер гаиләне хасил иткән ике үзәкнең дә фикере ике төрле булуы бар.

Апам турында

      Апама сиксән тулды. Без биш туган, дүртебез исән-сау. Апамның ике кызы, оныклары, оныкчыклары. Менә җыелыштык. Шау-гөр килеп утырабыз. Гел аны мактау, рәхмәт сүзләре генә. Шундый инде ул безнең апабыз: тырышның тырышы; белмәгән-булдырмаган эше юк; барыбызны да тәрбияләшкән, СКАЧАТЬ