Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп - Ильдар Низамов страница 40

СКАЧАТЬ өчен ошап бетмәде, нәрсәсе җитми?» дигән сорауга тизрәк җавап эзлисең; бу шулай дөрестер дә, сәбәбе дәлилле, нигезле булса, радиодан еш бирә башласалар, аңа вакыт исраф итмәс, сыйфаты өчен борчылып кәефне кырмас өчен, аны тыңламау җаен табасың.

      Ә уңай тәэсирле җырның нигә якынлыгының серен тиз генә ачасы килмәве табигыйдер, сере ачылыр да әлеге тартымы, якынлыгы сүрелер дип шикләндерә.

      «Көн дә төшләремә керәсең…» җырының «серен» әллә ничәнче тапкыр тыңлаганда, бераз ача төштем кебек: сүзләренең мәгънә төсмерен моңарчы тирәнтен уйлап җиткермәгәнмен түгелме:

      Көн дә төшләремә керәсең…

      Тирмәдән чыгасың,

      Янымнан үтәсең,

      Үләннән чык коелып кала…

      Чү, бу бит төшләргә керә торган мәхәббәт турында гына түгел икән бит, монда кеше дөньясы, аның табигатьнең үзе белән якынлыгы сурәтләнгән түгелме? Монда әле ачылып бетмәгән яңа бер сер ята түгелме? Карале, кабат, кабат тыңларга кирәк икән бит әле бу ягымлы җырны…

Илһам чыганагы

      Яшьлек турындагы кыйссамны тәмамларга дип, «Переделкино» Иҗат йортына килдем. Языла. Менә әсәрнең иң нечкә, иң хисле ноктасына да җиттем: ярату мизгелләре. Абау, нишләдем – төртелдем дә калдым бит. Каләм чалкан ятты.

      Ярый әле андый вакытта фикерләү рәвешен яисә теманы үзгәртә алам, фәнни эшем бар иде – шуңа күчтем.

      Язып арыгач, укуга күчәм. Бер мемуар укый башлаган идем, укылды, мавыктыра хәтта, бүген, көчәнмичә, үземне үзем азапламыйча гына шуны дәвам иттердем.

      Тик сизәм: аңымның төпкелендә төп «эшем» – теге мәхәббәтем кымырдый. Мемуарның тарту көче сизелеп кимеде, читкә куясы килә башлады. Үзеңне көчләү файдасыз икәнен сизеп, өстәл тартмасына үреләм, анда кечкенәрәк китаплар – Гавриил Державинның, Гомәр Хәйямның шигырь китаплары. Шулардан мәхәббәт турындагы шигырьләрен чүпләп-сайлап укый башладым.

      Сизәм: шигырьләр мине илһам чыганагына шактый якынайтты, мин янә каләмгә үрелеп, үз теләгәнемне язарга әзерләнеп беттем кебек. Тик… барыбер нидер җитми әле, шигырьләрне дә менә-менә кире өстәл тартмасына салырга торам.

      Ниһаять, гәүдәм турая башлый, күкрәк күтәрелә, күтәрелә, сулыш-тын ачыла бара, ачыла бара, ул көй булып, җыр булып бәреп чыга: «Хафизәләм, иркәм…»

      Шундук кулыма каләмемне дә алам, язарга да тотынам… Көтелгән илһам чыганагым моң, җыр булган икән…

Нишләргә белмәгәндә

      Санаторийда ял итүчеләрнең үз концерты булды. Яратам шундый тамашаларны. Гадәттә, олылар чыгыш ясый. Яшьтәшләр. Үзләре дә, җырлары да, кичерешләре дә аңлаешлы.

      Аерма тагын шунда: чын концертта чын артист үзен алдан әзерләгән була – кайсы җыр белән башларга да кайсы белән төгәлләргә дип, бу җыр кирәкмәс, чөнки аны үткән концертта фәлән артист җырлады инде дигәнрәк сәбәпләр белән «оештырылган» җырлар җырлана, тыңлаучы күңеленә нәкъ менә шушы минутта, нәкъ менә шушы артист җырлавында якынрак кабул итәр дип түгел.

      Ә «үзешчән» үзенеке дип санаган, ягъни үзе, туганнары, иптәшләре СКАЧАТЬ