Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 8

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Авыр йөк тарткан атның башын чайкаганы кебек, Сафиулла, үз иңендәге карны, үзенең күз яше белән бергә күңелен тутырган авыр уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды; буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.

      Капкадан чыккач, малай аңа:

      – Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.

      – Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы… язмышың авыр… Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?

      Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:

      – Кайтканда күрсәттең ич, – диде.

      – Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?

      – Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?

      – Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.

      – Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.

      – Анысы… Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста – Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән – Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, – дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. – Туңмассыңмы?

      – Рәхәт кенә ич әле.

      – Утыр алайса, – диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.

      Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.

      – Өйрәтә димәссең, җәме?

      – Йә.

      – Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.

      – Китапча ул.

      – Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием – тормыш сабагын, – дип, Сафиулла тукталып калды.

      – Анысын да алмаган түгел инде…

      – Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.

      – Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, – диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. – Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.

      – Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие – син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул… Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие… Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.

      – Мин дә беләм лә инде, – дип уфтанып алды Габдулла. – Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә… Әллә ничә көн кирәк…

      – Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш… Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең… Син бер дә нитмә… бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер… Минем СКАЧАТЬ