Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар страница 6

СКАЧАТЬ белән генә бетмәде әле, – дип дәвам итте Фатыйма, өреп чәй эчә-эчә. – Аш артыннан тәмле суга дип, киптерелгән чиям дә бар, аннан да чирек кадагын тәгаенләп куйган идем, бер адарынганны кире уйлауның гөнаһысы бар аның. Шуннан ары шулай ук чирек кадак кадәрле генә кагын да бүлгән идем, биргән нәрсәләрем ишле күренсенгә анысын да куйсаң таман булыр. Тагын…

      – Җитеп торыр, – диде Сафиулла. – Монда әллә әндри казнасы бар дип белдеңме?

      – Минем дә күңелемә шулай тоелган иде анысы, карт. Бәлкем, как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты кадакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына өч әфлисун да куйганда ярап торыр иде…

      – Ишле, имеш! Әллә монда без бик ишсезме? – диде Сафиулла, табындагыларга ымлап.

      – Анысы үз нәфесең ние инде.

      – Ние, ние? Телеңне тыкма әле монда, җәме?!

      Килен:

      – Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә дә бихисап ич, әни. Казан каласыннан шайлы… – дип башлаган иде, Фатыйма аны:

      – Син тик кенә тор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә карап карарбыз әле, мунчаны узган юлыңдагы ише ис-фәләнле итеп якмадың микән…

      – Әни, ул юлысында мин әниләргә барып калгач, син үзең томалаганыең ич аны… – диде яшь килен үпкәле тавыш белән.

      Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма:

      – Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да «Гөлҗиһан» сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? – диде. Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды.

      Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бөтен өйне тутырып көлеп җибәрде.

      – Җыеныгыз! – дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.

      Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:

      – Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршин кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! – дип җыена башлады.

      Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.

      Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе – Газизәме? Ә бәлки, өченчесе СКАЧАТЬ