Название: Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь
Автор: Фарзана Акбулатова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Каләмнәр туганлыгы
isbn: 978-5-298-03933-8
isbn:
Алпарский кабинетында һаман ишекле-түрле йөри бирде.
«Революция утын кабызган солдатларыбызны югалтырга хакыбыз юк. Шәйморат, син үлгәч тә башкалар өчен байрак булып калачаксың! Большевистик идея тик шулай гына тантана итәчәк. Халык массасына якты образ кирәк! Ләкин син исән калырга тиеш түгелсең! – Алпарский шушы урында шып туктады. – Ә Фәйрүзәне нишләтергә соң? Икенче тапкыр тол кала лабаса!»
Алпарский зур канәгатьлек белән учын учка ышкыды, аннан йодрыкка йомарлады. Старшина кызын монда китерергә туры килер. Алпарскийның буржуа кызын сөеп караганы юк. Ә ул сылукай пешкән җиләкмени, тел очында гына тора! Каршы килеп маташа икән, ой-ой!.. Мескенкәйгә исәпсез-сансыз гаеп тагарга була! Кабахәт Касыймның хәләлен кочакка алганда, үч каныр иде, ә! Теге контра ятар иде каберендә тешен шыгырдата-шыгырдата! Хәзер ул көчсез! Заманында нинди гайрәтле иде! Башкисәр, сөрсегән милләтче! Теге вакытта Алпарскийны эзәрлекләп кулга алгач, борын төбендә йодрыгын уйнаткан иде. «Башкортта сыйныф юк, сыйныф юк! Ыру-зат, туганлык кына бар! Шушыны мәңге хәтереңдә тот, урыска сатылган бәдбәхет! Синең гәүдәңне мәет корты да ашарга җирәнәчәк, хаин!» Болар искә килеп төшкәч, рәис урынбасарының чигәсеннән салкын тир бәреп чыкты. Ул җан ачуы белән кулъяулыгын йомарларга кереште. Менә тагын да иң теләмәгәне искә килеп төште. Тезләндерделәр аны контралар! Алпарский тезләнергә мәҗбүр булды. Ялварырга! Атмауларын сорап инәлде. Төзәләчәген әйтеп үкседе. Ә бит ышандылар! Үтә дә яшь, үтә дә беркатлы иде Касыйм җитәкләгән милләтчеләр отряды. Иртәгесен аны Шәйморат коткарды. Тегеләрнең оясыннан урлап алып качты. Менә нинди иде Шәйморат! Революцион эшчәнлекне башлаганда, аннан күп нәрсәгә өйрәнде. Үрнәк иде Төхвәтов! Ә хәзер…
Алпарский җирәнеп борынын җыерды: баш-аягы белән большевик уйламаган җирдән мещанга әйләнсен әле! Үзенең иң куркыныч дошманы – Касыймнан үч алганда, Алпарский өчен Шәйморат хәзер әллә ни киртә дә түгел. Шушы урында ул бераз тынычлангандай булды. Теге контрага засаданы ничек шәп оештырдылар.
Алпарский, кинәнеп, күзен йомып елмайды. Әйе, нәкъ шул каһарманлыгыннан соң дәрәҗәсе дә, вазифасы да әкияттәге шикелле кинәт үсте. Касыйм явызны – һичкем тота алмаган башкисәрне – Фәйрүзәсе белән никах укыткан һәм кушылган төннәрендә ауга эләктерде бит ул. Башкорт гаскәрләре кызыллар ягына чыкканда, Касыйм бәләкәй генә отряды белән аерылып калган иде. Тиз хәрәкәт итәргә сәләтле елдам отряд чамасыз кыенлыклар тудырды! Касыйм мәрхүм Рәсүл байның кызына өйләнә икән дигән хәбәр килеп ишетелмәсә, бәлки, тагы да әллә күпме этлеге тияр иде. Элекке кадет Касыйм старшинаның улларын яхшы белгән, килеп-китеп йөргәндә, сеңелләренә дә күз салгандыр инде. Һәрхәлдә, бәләкәй әнисенә кызны соратып, кода җибәрә. Никах көнен килешәләр. Шул кич Касыйм берничә аркадашы белән килеп төшә. Никах укыталар. Кияү белән кызны кушалар. Төн уртасында өй ишеген кагып, Касыймның урмандагы отряды СКАЧАТЬ