Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 9

СКАЧАТЬ көлде. Наил гарьләнде дә сөйләшмәс булды. Беренче класста ике ел утырды. Шулай, дөньяның ачысын-төчесен татыды. Ләкин хәзер ул – мәктәпнең ударнигы. Яшь конструкторлар түгәрәгенең старостасы.

      Наилләр хәзер яңа йортта торалар. Аларның йортыннан ерак түгел генә зур гастроном бар. Гастрономның тыныч почмагында соклар саталар. Шундагы дәү колбаларның берсенә кызыл аракы салынган. Стаканы кырык ике тиен – Наил моны да белә. Наилнең әтисе көнаралаш эшли. Эшләмәгән көнне кичке якка таба ул әнә шул гастрономга китә. Соклар бүлегенә барып баса. Анда аның танышлары, дуслары…

      Ләкин Наил өчен иң авыры – урам буйлап исерек әтисен җитәкләп кайту. Иптәш малайлары очрый. Алар әтиләре белән стадионга хоккей карарга баралар. Классташ кызлар очрый. Алар әниләрен култыклап кинога, китапханәгә баралар. Ә Наил исерек әтисен җитәкләп кайта. Дөрес, әтисе аңа буйсына, аңа матур сүзләр сөйли…

      – Улым… Улым… Син миңа ачуланмыйсыңмы? Мин сиңа, җәй җитсә, велосипед алам, улым, яме? Мин сине яратам бит. Син миңа ачуланма, яме? Җәй җитсә, менә үзеңне машинага өйрәтермен. Пионер лагерена путёвка алып биримме? Син минем бер генә улым бит… Местком председателе әйтте: әгәр, ди, улыңа алырга телисең икән, пажалысты, ди. Хет ике срокка…

      Ә Наил әтисен җитәкләгән дә каядыр еракка-еракка күзләрен текәгән килеш бара. Инде яз җитеп килә, Дербышки ягындагы урман зәңгәрләнеп күренә, ә ул урманның артында Арча ягы, анда Наилнең әбисе…

      Юк-юк, Наилгә путёвка да, велосипед та кирәк түгел. Тик әллә нигә генә елыйсы килә. Берни дә кирәк түгел…

      Тик классташ кызлар гына очрамасын иде…

1968

      Арыслангали

      Гәүдәсе кечкенә булса да, аның исеме әнә шундый озын иде. Авыл халкының кызык кына бер гадәте бар: адәм баласына нинди генә исем кушмасыннар, элек-электеннән аны кыскарта килгәннәр. Бу, бәлки, халыкның үзенә күрә исрафчылыкка каршы көрәшедер? Ягъни сүз, авазны экономияләведер?

      Ә менә Арыслангалинең исемен кыскартучы булмады. Соң, мондый озын исемне ничек кыскартмадылар? Моны авыл халкы түгел, Арыслангалинең ул вакыттагы укытучысы Мәлик тә белмәде.

      …Радиоалгыч янында утырган карт укытучы моннан унбиш еллар элек үзенә шактый мәшәкать тудырган әнә шул күбенке битле йомры малайны хәтерләде.

      Арыслангали – авылның итекчесе Пулат абзый белән Бибисара түтинең бердәнбер уллары. Пулат абзый гомере буе бала көтте – беренче хатыны шул баласыз көе дөньядан китте. Ялгызлыкның нужасын бераз татыгач, карт, «арка җылытып ятарга» дигән булып, күрше авылдан бер тол хатын алып кайтты. Ул ара да булмады, яшь хатын Пулат абзыйга түм-түгәрәк башлы, кыска аяклы, туп кебек бер малай бүләк итте. Шул көннән соң Пулатның өендә икенче тормыш башланды. Яшь хатынның кадере артты, беренче хатын әкренләп онытылды. Бөтен игътибар шушы туп кебек малайга юнәлде. Малай бер ай исемсез яшәде. Нинди генә исем кушса да, ахырдан аннан да матуры искә төшеп үкенерлек булыр дип, Пулат абзый ай буе баш ватты. Беркөнне, бакча каравылыннан кайтканда, кинәт кенә үзенең яшьлек дусты, сугышта үлеп СКАЧАТЬ