Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 8

СКАЧАТЬ самолётлар очып торган хәзерге заман өчен Берлин ерак җир түгел…

      Таңга таба Факиһә җиңги кызышты, һаман Миңзаһит белән саташты. Нигәдер Миңзаһитны бишек баласы итеп буталды.

      – Хәзер имезәм, улым, елама, бәбкәм, елама!

      – Кызым, Миңзаһитны тирбәтә тор, мин сыер савып кына керим, – дип, кызу-кызу сөйләнде.

      Миңсылу карчык карават башына утырып «Ясин» сүрәсен укып бетергәндә, Факиһә җиңги аңына килде.

      – Кайтмадымы? – дип, кипкән иреннәрен кыймылдатты, күзләрен матчага текәде.

      Барысы да сәгатькә карадылар: кешеләр инде поезддан бу вакытта кайтып җитәләр иде. Димәк… Димәк, тагын бер тәүлек көтәргә кала…

      Көндез Факиһә җиңги күзен ачып түшәмгә карап ятты. Саклап утыручы карчыкларга өйләренә кайтып ял итәргә кушты.

      – Төнлә тагын килегез, актык төнем, – диде. Моны ул бик тыныч кыяфәт белән әйтте.

      Кояш батуга, авыру тагын кызыша башлады. Ишекне ачтырды, сентябрьнең салкын һавасы ишектән бәреп керүгә, иркенләп сулыш алды. Бераздан идәнгә төшереп яткырырга кушты. Олы кызы моңа каршы килде.

      – Әни, бәгырем, салкын булыр бит, – дип өзгәләнде.

      Ана тыныч кына:

      – Төшерегез, үкенерсез, – дигәч, идәнгә түшәк җәеп бирделәр.

      – Инде Сәйдәне чакырыгыз, – диде ана.

      Сәйдә – күрше хатыны. Аның олы улы әле узган атнада гына солдат хезмәтен тутырып кайткан һәм, шинелен комбинезонга алмаштырып, инде трактор курсына укырга киткән иде.

      Сәйдә кергәнне Факиһә җиңги түземсезлек белән көтте.

      – Күрше, Сәйделбанат! – диде ул, тынына буыла-буыла, хәлсез тавыш белән. – Соңгы теләгемне үтә. Иртәгә, поезддан кешеләр кайтканда Миңзаһитым кайтып җитмәсә, Хөрмәтуллаңның фурмаларын ки дә минем яныма Миңзаһит булып килеп кер, яме! Аркаңда яшел капчыгың булсын, минем белән күрешкәндә, тавышың калын булсын. Фурмадан кер, яме, Сәйделбанат… Поезд вакытында, яме… Шинель кияргә онытма…

      Түбән оч төн буе керфек какмады. Факиһә җиңгиләрнең алгы өендә төн буе күрше-күлән утырды. Ә Миңзаһитны каршыларга киткән бригадир таң атканда мотоциклына берүзе утырган көе кайтып керде.

      …Моңарчы күз яшен бер-береннән яшергән күрше-күлән Сәйдәне киендергәндә үксеп-үксеп елашты. Сәйдәнең чәч толымнарын солдат бүреге эченә чак-чак сыйдырдылар. Алты бала үстергән, инде шактый юанайган илле биш яшьлек хатынны солдат рәвешенә кертүе авыр булды. Шулай да барысы да эшләнде.

      Йортта ана һәм кызлары гына калды.

      Ана, кипкән иреннәрен кыймылдатып, соңгы мәртәбә:

      – Кайтмадымы? – дип сорады.

      Җавап урынына кызлары күзләрен читкә бордылар. Авыру тагын аңын җуйды.

      …Кинәт кенә тәрәзә кактылар. Ана сискәнде. Өйалдында шак-шок авыр итек тавышы ишетелде. Дөбер-шатыр килеп, ишектән солдат киемендә бер кеше күренде. Аның иңендә яшел СКАЧАТЬ