Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 12

СКАЧАТЬ тәрбияләү кичәсе әнә шулай тәмамланды. Әнисе кереп баланы йоклатырга алып чыгып китте. Мин, ачуны кемнән алырга белмичә, аңа кычкырып калдым:

      – Мин беләм, чтобы мин тотылды, син ул шигырьне дөресен укыгансың! Ә үзең миңа замечание ясаган буласың!

      Ишек аркылы кызның дулаган тавышы ишетелде:

      – Сез икегез дә ялганчы-ы-ы… Менә мин волкның зайчаталарны ашаганын назло төштә күрәм… Сами будете винова-а-а-ты… Мин курка-а-ам! Мин сезнең янда ята-а-ам… Уа-а-а! Ва-а-а!

1968

      Аккош җыры

      Аккош, имеш, үз гомерендә бер мәртәбә генә бик моңлы итеп җырлый икән, һәм ул аның гомере бетәр алдыннан гына була икән…

      Гәрәй ферма өендә үсте. Ферма урманда урнашкан иде, шуңа күрә аның балачагы да ялгызлыкта үтте. Әнисе якындагы авылга беренче класска биргәч, Гәрәй һич кенә дә мәктәпнең кысан законнарына күнә алмады. Карлар яуганчы ул көн саен диярлек мәктәптән качты, аны йә кырда карабодай арасында, йә су буендагы ташлыкта ялгызын гына күрәләр иде. Гәрәйнең авызыннан, ярты ел укыгач, укытучы бер сүз тартып ала алды. Рәсем буенча сөйләү дәресе иде. Укытучы кыз, сүз алырга бернинди өмете булмаган хәлдә, Гәрәйгә бер рәсем күрсәтте.

      – Ичмасам, шушының гына нәрсә икәнен әйт, бу чиректә дә өлгермисең бит, – диде.

      Гәрәй, авырдан гына башын күтәреп, укытучы кулындагы китапка карады. Аның күзләре җанланып китте, йөзендә шатлык нуры таралды. Беренче тапкыр укытучы аның елмайганын күрде.

      – Туян, – диде Гәрәй.

      Шул көннән соң дәрестә укытучы аннан куяннар, төлкеләр, ябалаклар, урман тавыклары, пошилар турында сөйләтә башлады.

      Җиденче класстан соң Гәрәй укымады. Берүзе ел саен колхозның бозауларын көтте, ел саен бүләкләнеп килде. Пычракмы, яңгырмы, кармы – бер көн дә калмыйча, кичләрен урманнан авылга йөрде. Бер генә кызга да күтәрелеп дәшмәде, һәр көн клуб ачылганнан ябылганчыга кадәр бер читтә утырды, җәен су буенда уеннарны да калдырмады – киртә кырыена сөялеп, уен беткәнче тәмәкесен тартып торды. Әнисе үлеп ялгыз калгач та, һаман шулай кичләрен авылда уздырды. Туган-тумачалары аңа авылдан бик күп кызларны димләп карадылар, –гадәтенчә, Гәрәй дәшмәде. Ләкин бервакыт, урмандагы иске ферманы бетереп, бозауларны авыл янындагы яңа фермага күчерделәр. Фермада Гәрәй торган өй бер ялгызы утырып калды. Шуннан соң Гәрәйнең әнисе ягыннан туганы – юл чатындагы Гөлчирә карчык – һәр көн кич, аның авылга килгәнен саклап торып, аңа буып-буып Хәсбиҗамал кызы Сәкинәне димләргә тотынды. Хәсбиҗамалларның каралты-кура тузып бара, өйдә ир заты юк иде.

      Бу хәл бер ай чамасы дәвам итте, Гәрәй һаман да дәшмәде.

      Сабантуй җиткән көннәр иде. Кичке уеннан яшьләр соң гына таралды. Капкалар шыгырдап ябылдылар, урамда кеше заты калмады. Шулвакыт кемдер искиткеч моңлы тавыш белән урамнан акрын гына җырлап узды. Карт-коры бу тавышка зирәк йокысыннан уянды, яшьләр җырлаучының кем икәнен белә алмый гаҗиз булдылар. Җырчы аргы як урамны да буйлап чыкты. Бу таң атканчы шулай булды. Иртәгесен авыл халкы, көтү куганда, җырчы турында гына сөйләде. Кемдер моның Гәрәй икәнлеген белгән булып чыкты. Гаҗәпләнүнең иге-чиге булмады. «Гәрәй җырлый беләмени? Аңа нәрсә булган? Әллә берәр кызга күзе төшкәнме?» дип, озак СКАЧАТЬ