Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 6

СКАЧАТЬ алай итми. Ул, бер кило шикәр алыр өчен, берәр таныш кибетчесе очраганчы шәһәр буенча йөри. Очратса:

      – Кая, ахири, юньлерәген үлчәп бир әле, – дип, йомарланып беткән берлекне кассага түләми, кешегә күрсәтмичә генә, әшнәнең кулына төртә. Тиен-миенне кайтарып алмый.

      Хатыны шимбә көн кер сабыны, тоз, шырпы күтәреп кайтса, Баһауның кәефе кырыла.

      – Ник үземә генә әйтмәдең, Суконныйда минем бер әшнә эшли, шуннан үзем юньлерәген алыр идем, – ди.

      Күптән түгел генә Баһауны үзем дә очраттым.

      – Бер табак яхшы пыяла кирәк иде, чава-то таныш малай килмәгән эшкә, – дип, хуҗалык товарлары кибетендә пыялалар өеме янында тора иде.

      Әнә шундый инде ул Баһау.

1967

      Зиннур

      Әгәр бу язма чын хикәя була алса, ул чагында да моның исеме «Зиннур» булып калыр иде. Башкача һич мөмкин түгел. Чөнки бу язмада бернинди вакыйга юк. Монда начар (тискәре) герой да, уңай герой да юк. Монда бер генә кеше – Зиннур гына бар. Әйе, бары Зиннур гына.

      …Аңа кырык дүрт-кырык бишләр булыр. Тәбәнәк кенә буйлы, бераз юаная башлаган. Андый кеше азмыни ял иткән җирдә? Ләкин Зиннур башкалардан бик нык аерыла. Менә ул пляжга төшә. Башында – сарык йоныннан эшләнгән осетин эшләпәсе. Япон фабрикасыннан чыккан сарылы-яшелле коену костюмы. Пляжга йөри торган сумкасында – пачкасы белән өр-яңа карталар. Укырга бер детектив китап, «Курортная газета»ның бүгенге саны. Тормышның бөтен очракларына да Зиннур әзер. Аның пәкесе белән, теләсәң, күлмәк чигеп була: ул пәкедә калак, кайчы, игәү, без дисеңме – барысы да бар. Кесәсендә крем савыты сыман юка бер нәрсә бар, келт итеп ачыла да йөз грамм сыешлы рюмкага әйләнә дә куя. Тагын бер алтын ачкыч формасындагы әйберсе бар – анысының бер җиренә төртсәң, ут кабына. Күзлекне дә Зиннур болай гына кими – борын өстен каплатып аңа бер сөяк элеп куя. Кабартып йөзә торган матрасы да бар аның.

      Кинода ул һәрчак ханымнар белән генә утыра. Зиннур яшь чакта бер-ике ел авиация частьларында хезмәт иткән иде. Кинода авиациягә кагылышлы кадрлар күренсә, Зиннур урынында утыра алмый, ыңгыраша:

      – Ух, мин ничек аңлыйм моны!

      – Ой-ой, миңа ничек якын нәрсәләр бу!

      – Ух, мин ничек переживать итәм…

      Ханымнар Зиннур белән бергә аңлыйлар, бергә «переживать» итәләр…

      Зиннур – дөрес кеше. Исереп йөргәнен күрмәссең, ярамаган җирдә тәмәке кабызмас. Хәер, тәмәкене ул тартучылар янында гына тарта. Тартучы булмаганда, көн буе авызына да китерми тора ала. Кич җитсә, Зиннур соңгы модалы Вьетнам свитерын киеп, битенә «Шипр» сибеп чыгып китә. Аз гына болыт булса, болонья плащын киеп куя. Күктән бер тамчы яңгыр төшсә, плащның беретын кия. Җилкәдә һәрвакыт транзистор булыр. Тыңлыймы аны Зиннур, тыңламыймы – анысы икенче мәсьәлә. Әмма халыкара хәл турында әһәмиятлерәк тапшырулар булганда, ул аны актык хутына кадәр борып куя. Калган вакытта нәфис кенә мелодияләр Зиннурның плащы астыннан бөтен урамга таралып бара. Икенче як җилкәдә фотоаппарат та бар. Аңа экспонометр асылган. Фотога төшерергә Зиннур бик ярата. Аны зәвыксыз дип әйтеп СКАЧАТЬ