Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 - Мухаммет Магдеев страница 15

СКАЧАТЬ ипи белән бер савыт катык ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем, – диде.

      Ислам аның белән килешкәндәй итте, әмма мәсьәләне зурданрак куйды:

      – Юк, үләсе булгач, аны яхшырак ашарга кирәк. Бер табак итле бәрәңге, бербөтен ипи ашагач, дисәң инде. Анда, ичмасам, ахырдан үлсәң дә ярый.

      Фәез аларга каршы төште. Аңа – ябык, юка малайга –гомер кадерлерәк, бер ашау өчен генә ул аны бирергә риза түгел иде. Шуңа күрә ул каршы төште. Бер савыт катык өчен үләргә дә, колхоз сыерын савып сөт эчәргә дә ул риза түгел иде.

      – Юк, егетләр, колхоз сыерының сөтен савып эчкән дигән данны күтәрәсем юк. Менә без Марида бервакыт шулай урманнан ачыгып кайттык. Иптәш малай белән. Миклай белән. Нурсолада торган вакытта. Кайттык – безнең өйдә дә кеше юк, аларныкында да. Әйдә, ди Миклай, безнең очырмага меник. Менеп китте. Мин аста торам. Бераздан ишетәм: «Федя, ура пура!» – дип кычкыра бу. Марича «монда кил» дигән сүз. Мендем. Менсәм, очырма киштәсенә элеп куйган колбасалар. Беләк юанлыгы булыр. Киштә буйлап тезгәннәр. Андагы хуш ис, андагы сарымсаклы ит исе. Берсен өзеп алды Миклай. Сындырды. Ашый башладык… Аның тәмлелеге. Беләсезме, аннан нинди тәм килә?..

      Нинди тәм килгәнне Фәез әйтеп бетерә алмады, кинәт борыны белән учак янындагы көлгә барып кадалды. Фәез әсәренеп торып басты, иптәшләренә карады. Фәезгә арттан китереп сугучы Фатыйх икән. Фатыйхның күзләр алмашынган иде.

      – Ялганлама! – дип чырылдады Фатыйх. – Юк ул, булмаган анда колбаса. Каян килсен ул сугыш вакытында…

      – Ник булмасын? – дип чәрелдәп ябышты Фәез. –Ник булмасын? Аны сугышка кадәр үк ясаганнар. Беләсеңме, биш ел торган колбаса нинди була? Авызга алгач, үзе эреп китә. Беләсеңме, аннан нинди тәм килә?..

      Шул мәлдә Фәез учак яныннан сөрлегеп тагын барып төште. Аның өстенә, мәчедәй сикереп, Ислам кунды. Исламның йодрыклары йомарланган иде.

      – Син, падла! (Ислам бер елны, ФЗӨгә китәм дип, комиссияләр торып йөргән малай, шуңа күрә сүзнең төрлесен белә.) Син!.. Биш елга чыдамый колбаса! Чери ул!

      – Череми! Череми! Менә безнең Марида…

      Фәез сүзен тагын бетерә алмады. Туп урынына тәгәрәп, аның янына Фатыйх сикерде. Сикерде һәм килгән хуттан авызына чәпәп җибәрде…

      – Маридамы? Маридамы? Колбасамы? Менә сиңа колбаса! Менә сиңа тәбикмәк. – Ул Фәезнең өстенә менеп утырды: – Ялганлама! Ялганлама!..

      Каяндыр таң беленгән сыман иде. Әмма таң беленәсе якны орчык төсле озын кара болыт каплаган, шуңа күрә таң бүленеп калган сыман һәм мәңгегә атмаячак сыман иде…

      Учак янында гына Җәләли агайның делянкадан чыгарган утын штабеле. Ике кубометрлап булыр. Чи усак. Ислам, пәкесен алып, шуны каезлый башлады. Каезлаган кабыгын кабып карады. Берәр капкач, ярсып-ярсып чи усакны тунарга кереште.

      – Бар, кәтилүкне алып кил, – диде ул Фатыйхка. – Ә син, ялган капчыгы, учакны дөрләт. Менә дигән ботка ашатам мин сезгә…

      Урман коесының суында усак кайрысы тиз пеште. Бераз тоз да сипкәч, ниндидер шома, кайнар, йомшак масса ашарлык ризыкка әйләнде. Агач кашыклар СКАЧАТЬ