Беренчел озын сузыклар төрки тел белемендә шулай ук галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән катлаулы мәсьәлә булып санала. Сузыкларның нигез телдәге озынлыгы-кыскалыгы, мәгълүм булганча, фонологик сыйфатка ия булган, ягъни бер үк авазның озын яки кыска әйтелеше мәгънә аеруга хезмәт иткән. Мәсәлән:
*а: tисем (имя) *аt ат (лошадь)
*o: t ут (огонь) *оt үлән (трава)
*а:č ач (голодный) *аč ач (открыть)
*qa: b кап (коробка) *qap кап (кусать) һ. б.
Әмма төрки телләрнең тарихи үсеше дәвамында күпчелек телләрдә озын сузыклар бернинди эз калдырмыйча юкка чыкканнар. Аерым алганда, галимнәр мондый телләргә кыпчак телләрен кертәләр. Хәзерге төрки телләрдән беренчел озын сузыклар саф хәлендә бары тик төрекмән һәм якут телләрендә генә сакланып калган. Аерым төрки телләрдә һәм борынгы язма истәлекләрдә шул ук вакытта озын сузыкларның эзләрен табалар[20]. Әйтик, чуаш телендә борынгы озын сузыклар булган, сүзләрдә сүз уртасында в протеза (эпентеза) урын алган, ә якут телендә, беренчел озын сузыклар үзләре кулланылудан тыш, аерым сүзләрдә озын сузыклар урынында күтәрелмә дифтонглар барлыкка килгән.
Чуаш телендә:
Якут телендә:
Төрек телендә борынгы озын сузыкларның билгесе саклану, сүзгә кушымчалар ялганганда, саңгырау йомык тартыкларның яңгыраулашуында чагыла: ot – odu (ут – уты), but – budu (бот – боты), süt – südü (сөт – сөте) һ. б.
Тува телендә борынгы озын сузыклар фарингальләшмәгән, кыска сузыклар фарингальләшкән.
Төрки телләрдәге беренчел озын сузыклар мәсьәләсен башлап өйрәнгән галимнәрдән О. Бётлингк фонологик озын сузыкларны татар теленең мишәр диалектында (Нижгар сөйләше) таба. Әмма соңгы еллардагы хезмәтләрдә бу караш инкяр ителә, әлеге сөйләштәге иренләшкән сузыкларның озын әйтелүе (йоок, боолмады рәвешендә) Идел буендагы сузыклар үзгәрешенең борынгы төрки телгә мөнәсәбәттә төгәлләнмичә калуы белән аңлатыла[21].
Озын сузыкларның язма истәлекләрдә чагылышына килгәндә, түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин:
а) борынгы рун язмаларында озын сузыклар махсус график билге белән бирелгән, ә шул ук позициядә кыска сузыклар аерым хәреф белән күрсәтелмәгән;
ә) гарәп язулы истәлекләрдә аерым сүзләрдә озын сузыклар икешәр хәреф белән күрсәтелү СКАЧАТЬ
19
Карагыз: Шунда ук. – 18–23 б.
20
Карагыз: Щербак А. М. Сравнительная фонетика тюркских языков. – Л. : Наука, 1970. – С. 47–59.
21
Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 26.