Сузыклар күчешенең хронологик чикләренә килгәндә, классик тюркология фәнендә бу күчеш чагыштырмача соң – ХIII – ХIV йөзләр чигендә төгәлләнгән дип раслана. Кайбер галимнәр аны тагын да соңрак чорларга нисбәтлиләр. Бу мәсьәләгә башка төрлерәк карашлар да бар. Алар башкорт галиме Ә. Ә. Юлдашев һәм татар галиме Р. Г. Әхмәтьянов хезмәтләрендә китерелә. Р. Г. Әхмәтьянов үзенең татар һәм чуаш телләрен тарихи юнәлештә чагыштырып өйрәнүгә багышланган күләмле хезмәтендә бу телләрнең үзенчәлекле вокализмы формалашуның хронологик чикләрен VII–XVIII йөзләр дип билгели[28]. Ә. Ә. Юлдашев төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасында басылган күләмле хезмәтендә Идел буендагы төрки телләрдә сузыклар үзгәрешенең бик соң барлыкка килгән яңа (инновацион) күренеш түгеллеген, ә борынгы нигез телгә үк хас булган региональ үзенчәлек икәнлеген дәлилли[29]. Шундый ук фикер Р. Г. Әхмәтьяновның 2003 елда басылган хезмәтендә дә китерелә. Биредә ул хосусән сузыклар үзгәрешенең төп чыганагы шул төбәктәге бик борынгы татар теле булган дигән карашны белдерә: «Бу күчешнең уртак сәбәбе – чыганагы, һичшиксез, бердәй. Ул чыганакның тулы гәүдәләнеше (бигрәк тә э>и // и>ĕ параллель күчешләре) башлыча татар телендә. Уртак чыганак тел татар теле булган! Урта Идел-Урал регионында иң борынгы төрки тел дә татар теле булган (тик ул XIII гасырга кадәр татар теле дип аталмаган гына)»[30].
Хәзерге татар телендә сузык авазларгатарихи-лингвистик характеристика
а авазы һәм аның тарихы. Татар әдәби телендәге, шулай ук диалект һәм сөйләшләрдәге бу аваз үзенең килеп чыгышы һәм төп билгеләре буенча борынгы нигез телдәге *а авазына барып тоташа. Төп дифференциаль билгеләре буенча а авазы – арткы рәт, түбән күтәрелешле, чагыштырмача озын әйтелешле сузык, татар әдәби телендә һәм урта диалектның күпчелек сөйләшләрендә ул шактый көчле иренләшү төсмере белән әйтелә. Иренләшү, беренче, икенче иҗекләрдә аеруча көчле булып, сүз ахырына таба кими бара. Күп иҗекле сүзләрдә, гадәттә, сүз ахырында ачык а әйтелә: а°лма°лāр, ба°рга°ннāр, ба°ла°лāр. а авазының о-лашуы, – сузыклар күчеше кебек үк, региональ күренеш. Татар теленнән тыш, башкорт теле һәм аның диалектларына хас, чуаш телендә иренләшкән а – о авазына, ә чуаш теленең икенче («низовой») диалектында у авазына үзгәргән. Мәсәлән, татар теленә мөнәсәбәттә бу аваз чуаш телендә түбәндәгечә чагыла: а°й – уйх, а°лма – улмă, а°қтар – ухтар һ. б.
Әлеге үзгәрешнең сәбәпләренә килгәндә, галимнәрнең фикере, нигездә, уртак дияргә мөмкин. Бу очракта субстрат тәэсире, ягъни мари теле йогынтысы һәм эчке сәбәпләрдән сузык авазларның гомуми тараю тенденциясе китерелә. Аерым галимнәр (мәсәлән, В. А. Богородицкий, Л. Җәләй) а авазының иренләшүен тирән тел арты тартыклары қ, ғ янәшәсендә килүгә бәйләп аңлаталар.
Идел СКАЧАТЬ
27
СИГТЯ. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюрского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – С. 224.
28
Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 18.
29
Юлдашев А. А. Синхроническая и диахроническая характеристика башкирского и татарского вокализма // СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984.– С. 106–169.
30
Әхмәтьянов Р. Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 164 б.