Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология. Фагима Хисамова
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Татар теленең тарихи грамматикасы : Фонетика. Морфология / Историческая грамматика татарского языка. Фонетика. Морфология - Фагима Хисамова страница 9

СКАЧАТЬ кыска *ä авазы һәм озын *е: авазы булган дигән караш та урын ала[32].

Сузыклар күчеше кануны буенча төрки нигез телдәге *е(ä)    авазы татар телендә системалы үзгәреш кичерә, ягъни ул тар әйтелешле и авазына күчә (*е(ä) > и):

*beŝ (bäŝ) > биш *e: l (äl) > ил

*ben (bän) > мин *be: l (bäl) > бил

*sen (sän) > син *te: g (täg) > тик һ.  б.

Аерым сүзләрдә исә бу авазның борынгыча яңгырашы, ягъни ачык ä(ә) авазы саклана: Тәңре, сәке (диалектларда сике), кәлтә, тәкә, кәләш, әпәй, тәкле, кәмә, кәртә (киртә), кәбән (кибән), тәвә (дөя), китмән һ.  б. Көнбатыш диалектның кайбер сөйләшләрендә хәзерге татар әдәби телендәге и авазы урынына киң әйтелешле ē () авазының кулланылуын шул ук борынгылык тәэсире дип карарга мөмкин: нэк (ник), бэк (бик), кэре (кире), йэмеш (җимеш)[33] һ. б.

Әдәби телдәге и авазы урынында киң әйтелешле э авазының кулланылышы шулай ук урта диалектның Нократ сөйләшендә дә теркәлгән[34]. Шул ук сөйләштә ә авазының сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә тараюы исә (пирэмэч, килэлэр, күрсэтэ)[35], борынгылык күренеше булудан бигрәк, ассимилятив үзгәрешләргә тартым, ягъни тар сузыклар янында ачык ә авазының икенчел тараюы барлыкка килгән.

Шул рәвешле, борынгы киң әйтелешле *ä авазының, татар телендә системалы үзгәреш кичереп, аерым сүзләрдә генә саклануын һәм кайбер сөйләшләрдә борынгылык күренешенең үзенчәлекле чагылыш табуын искә алсак, хәзерге телебездә ачык ä(ә) авазының сүздәге төрле позицияләрдә һич чикләүсез актив кулланылышын ничек аңлатырга соң?

Бу мәсьәләдә галимнәр арасында төрле фикерләр бар. Мәсьәләгә иң тулы аңлатма Р. Г. Әхмәтьяновның хезмәтендә[36] китерелә. Ул хәзерге татар телендә ә авазының төп өч чыганагын күрсәтә:

1) борынгы нигез телдәге *е(ä) авазының күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә саклануы[37]. Ягъни бу очракта татар әдәби телендәге һәм диалект, сөйләшләрдәге ә, ē авазларының югарыда китерелгәнчә кулланылышы күздә тотыла;

2) гарәп-фарсы телләре йогынтысы;

3) борынгы *а авазының нечкәрүе.

Төрки тел белеменә караган башка хезмәтләрдә исә татар, башкорт телләрендәге ә авазының чыганагы итеп күбрәк *а ның нечкәрү күренеше китерелә. Шул ук вакытта төрки телләрнең чагыштырмалы-тарихи грамматикасы буенча язылган соңгы хезмәтләрнең берсендә бик үк объектив булмаган караш та чагылыш таба. Анда хәзерге татар (башкорт) телләрендә ә  авазы бары тик гарәп-фарсы алынмаларында гына кулланыла, ягъни ул борынгылык күренеше була алмый дигән берьяклырак караш үткәрелә: «Открытый вариант ä данной фонемы в названных языках (татар, башкорт телләре күздә тотыла. – Ф.  Х.) по преимуществу представлен только в составе слов заимствованных из персидского языка (включая опосредованные персидским слова арабского и иного происхождения)»[38].

Мәсьәләгә ачыклык кертә төшү өчен, хәзерге телдә ә авазының кулланылышына СКАЧАТЬ

32

СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 88–92.

33

Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. Икенче китап  / Ф.  С.  Баязитова һ. б. – Казан: Мәгариф, 2008. – 185 б.

34

Шунда ук. – 146 б.

35

Юсупов Ф. Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре.  – Казан: Мәгариф, 2003. – 126 б.

36

Ахметьянов Р. Г. Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. – М.: Наука, 1978. – С. 30.

37

Галим аны «расщепление древнетюркского э» дип атый.

38

СИГТЯ. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002. – С.  225–226.