Бу ысулны куллану бер телдән үсеп чыккан кардәш телләрнең, борынгы нигез телдән башлап, тарихи үткәнен күзаллауны һәм аларның үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыклауны күз алдында тота.
Чагыштырмалы-тарихи ысул нәрсәләргә нигезләнә?
1. Борынгы нигез тел булу, аның таркалуы һәм аннан төрле кардәш телләр аерылып чыгуга нигезләнә.
Төрки телләр тарихында борынгы нигез телнең хронологик яктан ике халәте аерып карала: а) борынгы төрки нигез тел (пратюркский язык), ул төрки телләрнең язу белән теркәлгән үткәненә, ягъни б. э.ның VI–VII йөзләренә, Орхон-Енисей язмалары чорына нисбәтләнә; ә) иң борынгы төрки нигез тел (прототюркский язык) язу барлыкка килгәнгә кадәрге, ягъни тагын да борынгырак чорларны үз эченә ала.
2. Чагыштырмалы-тарихи ысул үзара кардәш булган телләрдә тарихи үзгәрешләрнең төрлечә дәрәҗәдә булуына нигезләнә.
Билгеле булганча, төрки телләр классификациясендә борынгылыкны күбрәк саклаган һәм тарихи үзгәрешкә ныграк дучар булган «яңа» телләр аерып карала.
3. Чагыштырмалы-тарихи ысул тел төзелешенең төрле ярусларында тарихи үзгәрешләрнең бердәй булмавына, шулай ук тел төзелешенең тулаем һәм берьюлы үзгәрмәвенә нигезләнә. Бу исә телнең, коммуникатив чара буларак, үзенең бөтенлеген саклау закончалыгы белән аңлатыла. Һәр аерым телнең үз эчендә дә төрле дәрәҗәдәге үзгәрешләр булырга мөмкин. Гадәттә, тарихи үзгәреш кичергән берәмлекләр һәм бик борынгы күренешләр телдә берлектә яши. Максат – борынгылык күренешләрен билгеләү һәм тарихи үзгәрешләрне төрки нигез телгә мөнәсәбәттә ачыклау.
4. Бу ысул шулай ук аерым төркемгә караган телләрдәге структур үзенчәлекләрнең башка телләр өчен дә уртак булуы мөмкинлегенә нигезләнә (типология).
5. Чагыштырмалы-тарихи ысул, телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә һәм кардәш телләрне чагыштырып өйрәнгәндә, иң беренче чиратта даими аваз тәңгәллекләренә нигезләнә. Чагыштырыла торган берничә телдә сүзнең төрле позицияләрендә даими рәвештә бер аваз икенче аваз белән алышынса, бу күренеш ул телләрнең генетик яктан кардәш булулары турында сөйли. Тарихи аваз тәңгәллекләренең даими һәм закончалыклы булуы – бер сүздә барлыкка килгән аваз үзгәрешенең сүзнең шул ук позициясендә (сүз башы, сүз ахыры һ. б.) телдәге барлык сүзләрдә дә чагылыш табуы дигән сүз. Әгәр нинди дә булса аерым сүздә ул закончалык бозыла икән, ул сүз алынма яки аның үзенчәлекле яңгырашы башка сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин.
Кыпчак һәм угыз төркеменә кергән төрки телләр өчен, мәсәлән, сүз башында т~д, к~г даими аваз тәңгәллеге хас.
Татар телендәге һәм аның аерым сөйләшләрендәге т~д, к~г чиратлашуын да (тары – дары, кәрәз – гәрәз, дулкын – тулкын) тикшеренүчеләр угыз телләре үзенчәлегенең татар телендә чагылышы дип билгелиләр.
Гадәти төрки телләр (шул исәптән татар теле) һәм чуаш теле өчен, мәсәлән, шундый ук закончалыклы фонетик күренеш – р~з, л~ш тәңгәллеге хас.