*b(б) тартыгы. Алда күрсәтелгәнчә, сүз башы позициясендә бу аваз татар телендә бик актив кулланыла: бал, бала, бакыр, бака, бар, балдыз, балчык һ. б. Сүз башында б авазының кулланылышы шул ук вакытта һәр очракта диярлек бу сүзләрнең борынгы төрки телдәге вариантлары белән тәңгәл килә. (ДТС): байрак<*badruq, бийек < bedük, бавыр < bağïr, биш <*beš, без < biz, бакый < baqï, балта < baltu һ. б. Аерым очракларда исә б~м тарихи тәңгәллеге барлыкка килгән: мең < biŋ, мин < ben, муйын < bojun. Бу тәңгәллек (б~м) диалект һәм сөйләшләрдә тагын да активрак чагылыш таба: балан – малан, бөре – мөре, бәке – мәке, байтак – майтак, бәндә – мәндә, белән – мелән (менән), борын – морон, башак – машак, бөтнек – мөтнек/метнек, бөкре – мөкре һ. б.
Әлеге күренеш күбрәк урта диалектның Урал төбәге һәм Оренбург өлкәсе сөйләшләре һәм көнбатыш (мишәр) сөйләшләре өчен хас.
Сүз уртасында (интервокаль позициядә) түбәндәге сүзләрдә борынгы *b(б) үзгәрешсез саклана: чыбык < čubuq, чебен < čibin, чыбыр (ыбыр-чыбыр) < čubur (ДТС), кибет < kebit, кебек < kebi, йабага < jabaqu, күбек < köbek, кубыз < qobuz һ. б.
Аерым сүзләрдә б~w~й һәм б~м тәңгәллеге барлыкка килгән: таwыш < tabuš, йаwыз < jabïz, кийез < kebus; көймә < käbä, камыт < qobut, симез < sibis, тимер < tebir һ. б.
Кайбер сөйләшләрдә әдәби телдәге чуар (чуwар), чуалу (чуwалу), юану (йуwану) кебек сүзләрнең чобар, чобалу, җобану кебек әйтелешен дә борынгы б авазының чагылышы дип карарга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: борынгы *b(б) авазының йомшавы, ягъни спирантлашу күренеше, хәзерге әдәби телнең сөйләмә вариантында б~w~й тәңгәллеге рәвешендә бик актив чагылыш таба: табып ал – тауwып ал, чабып килә – чауwып килә, кебек – күwек – күк, бер кабым икмәк – бер қаwым икмәк һ. б.
Сүз ахыры позициясендә *b(б) авазының кулланылу-кулланылмавын галимнәр төрки телләр өчен бәхәсле дип саныйлар. Хәзерге татар телендә исә б авазы төрки нигезле сүзләрдә очрамый, алынма сүзләрдә дә саңгырау п рәвешендә әйтелә: клуб – клуп, кораб – карап һ. б.
*q(қ), *k(к) тартыклары. Тирән тел арты авазы, увуляр тартык q(қ) һәм тел арты тартыгы k(к) һәр икесе – борынгы төрки нигез телдән үк килә торган үзенчәлекле авазлар, һәм алар хәзерге татар әдәби телендә һәм урта диалект сөйләшләрендә, нигездә, борынгы телдәгечә сакланалар. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә исә увуляр q(қ) авазы нечкәрү кичергән һәм тел арты к авазына күчкән: қар – кар, қыш – кыш, қарға – карга һ. б.
Төрки телләр күләмендә алганда, увуляр қ һәм тел арты к авазлары кыпчак һәм карлук төркемнәренә кергән телләрдә тотрыклы саклана.
Угыз төркеменә караган төрек телендә, мәсәлән, увуляр қ артикуляция буенча шулай ук алга күчкән, нечкәргән (қар – kаr, қат – kаt, қара – kаrа һ. б.), ә азәрбайҗан һәм төрекмән телләрендә қ~ғ тәңгәллеге барлыкка килгән (қан – ğаn, қыз – СКАЧАТЬ