ә) ғайғылдау, ғомбағыш һ. б. Көнбатыш диалект сөйләшләрендә гарәп алынмаларында да сүз башында увуляр ғ кулланылмый: айыб – ғәйеп, үмер – ғөмер, Айшә – Ғайшә, Ариф – Ғариф. Бу яктан көнбатыш диалект сөйләшләре угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан телләре белән уртаклык күрсәтә.
Тикшеренүчеләр хәзерге төрки телләрдә сүз уртасында һәм сүз ахырында ғ авазы кулланылышының берничә төрен билгелиләр[53], мәсәлән, татар телендә увуляр ғ авазы тагын да йомшый төшә һәм күпчелек очракта w, й авазлары белән чиратлаша.
Интервокаль позициядә: а) аерым сүзләрдә борынгы ғ авазы саклана: сағыз (sağïz), сағыш (sağïš), сағын (sağïn), тағы(н) (tağï/taqï), буғаз (boğaz), суған (soğun), ағач (jïğač) һ. б.;
ә) ғ~w чиратлашуы барлыкка килә: аwыз (ağïz), аwыр (ağïr), йаw (jağï), қаwын (qağun), баwыр (bağïr), саwлық (sağlïq), саwым «дойное животное» (sağum) һ. б.;
б) w авазы өлешчә саклана: йуwан (joğan), суwық (soğuq);
в) ğ авазы төшеп кала: бодай (boğdaj), ул (оғул), сулу (suğlu);
г) ğ авазы й белән чиратлаша: җыйын (jïğïn).
Сүз уртасында тартыклар янында (беренче йомык иҗектән соң):
а) г~w~й чиратлашуы барлыкка килә: аwлақ (ağlaq), йаwмақ (jağmaq), бәйләм (bağlam), таwық (tağuқ) һ. б.;
ә) ғ авазы кыскара: туры (toğru).
Сүз ахырында а) ғ~w тәңгәлләшә: таw (tağ), саw (sağ), баw (bağ);
ә) тар һәм ярымтар сузыклар янында ғ авазы кыскара: каты (qatïğ), сары (sarïğ), тары (tarïğ), бу «пар» (buğ), ти «касаться» (teg), су (suw);
б) сүз ахырында – аğи авазлар тезмәсе – аw булып үзгәрә: боğаw (boqağu), қыраw (qïrağu) һ. б.
Тел алды тартыгы g(г) һәм увуляр тартык *ğ(ғ) шул ук вакытта, ассимилятив үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, кушымча морфемаларда бернинди чикләүсез кулланыла:
• – га/-гә кушымчасы: урманга, күлгә, далага, өйгә; әмма канатка, биткә, читкә, артка һ. б.
• – гы/-ге кушымчасы: йазгы, көзге, алгы, байагы; әмма кышкы, арткы, кичке һ. б.;
• – гач/-гәч кушымчасы: баргач, килгәч, сөйләгәч, айагач; әмма кайткач, киткәч, сипкәч, аткач һ. б.
*t(т), *d(д) тартыклары. *t(т) – тартыгы борынгы төрки нигез телдән үк килә торган йомык, саңгырау тартык аваз. Ул барлык төрки телләрдә диярлек сүзнең төрле урыннарында киң кулланылышта йөри. Татар телендә аны, борынгылыкны саклаган хәлдә, төрле позицияләрдә иң актив кулланыла торган авазлардан санарга мөмкин. *d(д) авазының тарихы исә соңгырак чорларга нисбәтләнә, һәм күбрәк ул т(t) авазының сүзнең төрле урыннарында яңгыраулашу нәтиҗәсе буларак карала.
Төрки телләр күләмендә алганда, угыз төркеменә кергән төрек, азәрбайҗан, төрекмән телләрендә сүз башы позициясе өчен өлешчә т~д тәңгәллеге хас: таш – daš, тел – dil, таw – dağ, теш – diš һ. б. Бу тәңгәллек аерым очракларда татар теле сөйләшләрендә дә чагылыш таба.
*t(т) тартыгы. Сүз башы позициясендә: а) т авазы үзе саклана: табак, тау, тал, талқан, талқу, тамыр, тел, туқу, тун, тор, тот, төн, төлке, түгел һ. б.;
ә) т~д тәңгәллеге СКАЧАТЬ
53
Карагыз: СИГТЯ. Фонетика. – М.: Наука, 1984. – С. 200–203.