Название: Үзем белән очрашу
Автор: Ленар Шаех
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Публицистика: прочее
isbn: 978-5-298-03566-8
isbn:
– Бу бүлек, әлбәттә, күңелемдә һәрвакыт яхшы яктан гына истә. Безнең җитәкчебез Хатип Госман иде, аннан соң – Якуб Агишев. Ул чорда Мөхәммәт Гайнуллиннар, Хәмит Ярмиләр укыттылар. Татар теле һәм әдәбияты бүлеге турындагы хатирәләрем бик изге, барысы да хәтеремдә. Мине кеше итеп җиткерүдә өлеше шактый зур булды.
Дөрес, аны ябарга да тырыштылар. 1956 ел башында Казан дәүләт университетында 1944 елдан бирле яшәп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген ябачаклар, аны Казан дәүләт педагогия институтындагысы белән кушачаклар икән, дигән хәбәр таралды. Бу «Хрущёв җепшеклеге» еллары иде, милли аң үсешенә бераз иркенлек туган вакыт. Бик борчылдык һәм Мәскәүгә – Үзәк Комитетка хат язарга булдык. Хатның текстын Н. С. Хрущёв исеменә Нурихан Фәттах әзерләде. Аны без – Рәфыйк Нәфыйгов, Нил Юзеев, Ләлә Зарипова, Мансур Хәсәнов һәм мин – бергә җыелып тикшердек. Аерым, катырак әйтелгән, бик үк дипломатик булмаган урыннарын камилләштерү буенча фикерләштек. Нәтиҗәдә Нурихан Фәттах хатның яңа вариантын язды, анда саллы гына дәлилләр белән Татарстанда милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы турында, университетның татар бүлеген ябу шуның бер күренеше булуы хакында әйтелде. Соңыннан без Нурихан белән имзалар җыйдык.
Хат Мәскәүгә китте, татар бүлеге ябылмады, әмма имза куйган бар кешене партия Өлкә Комитетының мәдәният бүлегенә чакырып сөйләшү үткәрделәр. Бүлек мөдире К. Фасеев безгә Татарстанда милли кысуның юклыгын төшендерергә тырышты.
Безнең бу гамәлебезне истә тоттылар һәм вакыт-вакыт хәтергә төшереп тордылар. Университетны тәмамлагач, мин Татарстан китап нәшриятына мөхәррир булып урнаштым. Өч ай үтүгә, кыскарту мәсьәләсе килеп чыкты. Аспирантурага да документларымны тапшырган идем, мине үткәрмәячәкләрен белгән Якуб Агишев Казаннан читкә китәргә киңәш итте. Җае да чыкты: Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Габделхәй Әхәтов эшкә чакырды. Шулай Себергә китеп бардым.
– Татар филологиясе һәм тарихы факультеты дәрәҗәсенә ирешкән, татар милләте өчен бихисап күп шәхесләр тәрбияләгән, Сез белем алган әлеге бүлек хәзер юк. Сезнең фикер?
– Бөтенләй үк юк дип әйтеп була микән… Әдәбият, тел кафедралары яши әле. Дөрес, студентларны аз алалар. Тулысынча юкка чыккан дип булмый. Хәзер Казан дәүләт педагогия университетын яңадан кайтару турында сүз бара. Бу ният барып чыкканда, татар бүлеге тулы көченә эшләр әле дип уйлыйм.
– Татар драматургиясен чишмә башыннан алып бүгенге көнгәчә өйрәнгән бердәнбер галим буларак, әйтегез әле, татар сәхнә әдәбияты кайсы вакытта көчлерәк булган: Октябрь инкыйлабына кадәрме, совет чорындамы, әллә узган гасырның 90 нчы елларыннан соңмы?
– Бу чорларны чагыштыру шактый авыр, чөнки һәр чорның үзенең бер әйдәп баручы драматургы булган. Әйтик, СКАЧАТЬ