Үзем белән очрашу. Ленар Шаех
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Үзем белән очрашу - Ленар Шаех страница 23

СКАЧАТЬ еллар минем күңелемдә әтигә бәйләнешле саклана. 1937 елгы репрессияләр шаукымы аңа да кагылды. Кукмарада эшләгәндә, әтине, яла ягып, кулга алдылар. Төрмәдә уздырган өч ае, андагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр, язучы Кави Нәҗми белән очрашулары турында ул безгә кайткач сөйләде. Әти үзенең тапкырлыгы һәм нык торуы аркасында гына котыла алган. Тикшерүчегә: «Миңа яга торган менә бу «гаепләр»не сезнең тәкъдимегез буенча эшләдем, дип әйтәчәкмен», – дигән.

      Гаепсезлеге расланган әтине Тархан районы газетасына мөхәррир итеп җибәрделәр. Мин Олы Тархан авылында беренче сыйныфка укырга кердем.

      Бөек Ватан сугышы башлангач, әти үзе теләп фронтка китте. Кавалериядә, кулы яралангач, пехотада хезмәт итте. Старшина дәрәҗәсендә, икенче группа инвалид булып, орден-медальләр тагып, 1945 елның кышында Сабага кайтып төште. Район газетасында мөхәррир, сәркатип булып эшләде, хуҗалык өлкәсендә хезмәт итте.

      Югары сыйныфларда укыганда, җәйләрен күмәк хуҗалыкта атлар да көтәргә, кырдан элеваторга ашлык та ташырга, комбайн йөртүче ярдәмчесе булып та эшләргә туры килде.

      – Ни өчен татар филологиясен һәм нәкъ менә драматургияне сайладыгыз, ә төгәл фәннәрне түгел? Байлар Сабасында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Шекше җидееллык мәктәбендә бер ел физика һәм математика укыткансыз бит.

      – Чыннан да, Шекше авылында бишенче сыйныфларга – математика, алтыларга физика укытырга, класс җитәкчесе булып эшләргә туры килде. Ник дигәндә, сугыштан соңгы авыр елларда мәктәпләрдә укытучылар җитешми иде.

      Физика һәм математика юлыннан китә алмадым, чөнки безнең заманда бу юнәлеш буенча укырга керү авыр иде. Бигрәк тә рус теле куркытты. Университетның татар бүлегенә барырга булдым. Безгә кадәр анда укырга кергән кешеләр бар иде. Рифат Сверигин миннән бер ел алда анда китте. Аннары бала вакытымнан ук бик күп китаплар укыдым, шуңа күрә филология минем өчен чит булмады.

      Ни өчен драматургияне сайлавыма килгәндә, әдәби жанрлар арасында ул минем өчен иң кызыктыра торганы иде. Драматургиягә мәхәббәт көчле булды. Мәктәптә укыганда, Сабага эшкә егерменче-утызынчы елларның танылган артисткасы Рокыя Кушловская килде. Әнә шул вакытта ул безне, бигрәк тә мине төрле спектакльләргә тартты. Без инде авыллар буенча да йөрдек. Артист буларак та, гармунчы буларак та актив катнаштым. Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак», Мирсәй Әмирнең «Хуҗа Насретдин колхозда» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Рокыя Кушловская кебек сәхнә остасы белән янәшә уйнау театр сәнгатенә булган омтылышымны ныгытты гына.

      Шекшедә, Тоболда эшләгәндә дә, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфагы»н, яңа гына акланган Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен режиссёр буларак куйдым. Булат ролендә дә уйнадым. Университетның бишенче курсында укыганда, Казанның Укытучылар йортында драмтүгәрәккә йөрүчеләр куйган азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Узеир Гаджибековның «Аршин мал алан» («Товарны аршинлап алам») әсәрендә төп рольдә – Әскәр булып уйнадым.

      Драматургия юлы минем өчен шактый кызыклы СКАЧАТЬ