Название: Үзем белән очрашу
Автор: Ленар Шаех
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Публицистика: прочее
isbn: 978-5-298-03566-8
isbn:
Ә 300 язучыга килгәндә… Беләсеңме, бүгенге көндә Язучылар берлегенең остаханәләрендә каралып, кабул итү коллегиясенә тәкъдим ителгән 100 гә якын кеше бар. Татарстандагы 75 әдәби берләшмә, иҗади түгәрәкләрдә тагын 300–400 кеше каләм чарлый. Бу исәпкә мәктәпләр керми әле. Менә алар белән тагын 10–15 талантлы кеше килә икән – бу бер дә начар түгел.
– Хәзер Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булу бик җиңел, диләр. Ягъни бер юка китабыңны бастырасың да, син – тулы вәкаләтле әдәбият әһеле… Тарихта китапсыз да Берлеккә кабул итү очраклары булдымы соң?..
– Мин җиңел димәс идем. Уйлап кара: әдәби мохиттә шактый кайнаганнан соң, үз исемеңне азмы-күпме танытып өлгергәннән соң, газета-журналларда каләм уйнатып алганнан соң гына, син, Язучылар берлегенә мөрәҗәгать итеп, үз иҗатыңны тикшерүгә, бәяләүгә куя аласың. Махсус жанр буенча остаханә әгъзалары синең иҗатыңны яхшы бәяләсәләр генә, ачык тавыш бирү юлы белән, Берлеккә тәкъдим итәләр. Аннары тагын да катлаулырагы башлана. Могтәбәр, җитди язучылардан торган кабул итү коллегиясе бик каты дебатлардан соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, синең язмышыңны хәл итә: яки раслау өчен Берлек идарәсенә тапшыра, яки кире кага. Идарә утырышындагы сынау аша да узмый калганнар бар. Әлбәттә, чын язучының китабы булырга тиеш. Прозада һәм шигърияттә, балалар әдәбиятында – 2 китап, әдәби тәнкыйтьтә – 1 китап. Бу – мәҗбүри шарт. Һәр канунның чыгармасы булган кебек, безнең кабул итү шартларының да кайбер искәрмәләре бар.
Әйтик, прозада – Марат Закир, поэзиядә – Рәмис Аймәт, драматургиядә Данил Салихов китапсыз кабул ителделәр. Боларның берсе өчен дә коллегия һәм идарә әгъзаларының йөзе кызарырлык түгел.
– Шигърият тә, проза да кыскалыкка күчте. Бу – замана таләбе. Озын роман язсаң, беренчедән, аны бастырып чыгару кыенлык тудыра, икенчедән, ул әсәреңне укыйлармы әле, юкмы. Ә тора-бара гел компьютерга гына күчсәк, «китап» дигән изге нәрсә юкка чыгып, сүзе дә архаиклашып китмәсме?
– Син ике мәсьәләне бергә куясың. Бәлки, аларны аерыбрак карарга кирәктер? Дөрес әйтәсең, текстлар кыскарды. Моның сәбәбе бастырып чыгару кыенлашуда гына түгел. Төп сәбәп – бүгенге укучының яшәеше, фикерләве, уйлау рәвеше, дөньяны кабул итүе, гомумән, дөнья белән багланышы, үзара мөнәсәбәте үзгәрде. Кыска гына форма аша олы масштабны, олы язмышны, олы образны бирү, аларның күп өлешен сер итеп кенә калдыру, конфликтны интрига дәрәҗәсенә төшерү – бүгенге әсәрнең уңышын шул хәл итә.
Компьютер, телевизор проблемасы бар. Экран каршында үскән бала китап укымаячак. Аның эчке хыялый фикерләве бик чикләнгән. Ул, китап укыганда, тиз арый, ялыга, чөнки экранда бөтенесе дә әзергә СКАЧАТЬ