Название: Үзем белән очрашу
Автор: Ленар Шаех
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Публицистика: прочее
isbn: 978-5-298-03566-8
isbn:
Бәхет тауларда микән?
Игенче кырларга карый,
Бәхет кайларда икән?..»
…Нәфисә апа, хатын-кыз өчен бәхет нәрсә ул?
– Яраткан кешең белән тату гаилә корып, бала үстергән вакыт, балаларыңның әтиләренә иркәләнеп сыенган, иреңнең тынычлап йокыга киткән чагы. Синең күзеңә әле йокы керми, шуңа аяк очына гына басып, аларны уятмаска тырышып йөрисең… Синең бу – үз ояң, үзеңнең биләмәң, үзеңнең шатлыгың. Бар гомереңне иреңә, балаларыңа багышлау – хатын-кыз өчен иң зур бәхет.
– Ә кеше өчен?
– Кеше булып туу һәм кеше булып калу. Бервакыт, авылда торганда, Гамил белән очрашып йөргәндә, шундый хәл булды. Җәйге эссе көн иде, ә Гамил плащ киеп йөри. «Бу плащ белән Сезгә эссе түгелме, Гамил абый?» – дидем. «Нәфисә, гариплегемне кешегә күрсәтәсем килми», – диде. (Кимсенеп йөргән чаклары да булды.) Мин әйтәм: «Гариплекне чүпрәк белән генә каплап булмый шул ул, күңелең саф, якты булса, гариплек күренми ул», – дидем. Шул көннән башлап плащын тиешле-тиешсез вакытта кими башлады.
Шушы кыска гына гомердә кеше булып яшисе, ямьле тормышның кадерен белеп, аны мәгънәлерәк итеп уздырасы килә.
– Кайчандыр халык шагыйре Илдар абый Юзеев:
«Тынычлык, байлык кирәксә,
Әйтәм мин чынын гына:
Сөймәгез сез шагыйрьләрне,
Сөегез җырын гына», –
дип, «Кияүгә чыгучы кызларга киңәш» биргән иде. Әйтегез әле, шагыйрь хатыны булу авырмы ул? Үзеңдә берәр төрле үзгә хис тоясыңмы? Әллә шагыйрь хатыны булу бик җиңелме?
– Әллә ни аерылмый бугай… Тик җиңел түгел. Монда инде акыл өстенлек итә. Пырдымсызлык күрсәтеп, тәртәгә тибеп кенә, язучы белән яшәп булмый. Бер-береңне аңлап, ихтирам итеп яшәү кирәк. Шагыйрь гаиләсе өчен генә кайгырмый, ул халык өчен, үзенең газиз милләте өчен дә борчыла. Шагыйрь – зыялы кеше. Язучылар гел аралашып яшиләр. Аларның уртак сүзләре, фикерләре була. Иҗат кешесе янына еш кына дуслары, танышлары, каләмдәшләре, бер дә белмәгән-күрмәгән чит кешеләр дә киңәш сорап киләләр. Син нинди халәттә булсаң да, аларның һәрберсен якты йөз белән каршы алырга, яхшылап озатырга тиешсең. Кеше арасында шагыйрьне шагыйрь итәргә, аның хатыны була белергә кирәк. Балаларга да әтиләренең иҗат кешесе икәнлеген төшендереп үстерергә кирәк. «Син кем улы?» яки «Син кем кызы?» дигәндә, «Мин фәлән язучы баласы» диярлек булсын.
Шагыйрьләр язмыйча тора алмыйлар. Һәрчак уйланып, фикер туплап йөриләр, җиде төн уртасында торып та, йокылы-уяулы килеш нидер язалар. Гамил дә: «Иртәнгә чаклы онытылганчы, уйларымны кәгазьгә төшерим», – дия иде. Үзләренең эш тәртипләре бар.
Язучы белән торганыма үкенмим. Алар – затлы кешеләр.
– «Гамил минем җырлавыма гашыйк булган», – дигән идегез. Үзегез еш җырлыйсызмы?
– Олыгайгач, кычкырып җырламыйм инде… Вафатына бер ай калгач, Гамил башта Магнитогорск, Яңа Шәрип авылын искә алды. Төнге сәгать өчләр тирәсендә: «Нәфисә, минем гармун тавышы ишетәсем килә», – ди. «Әтисе, матурым, төнге сәгать өч бит инде, нинди СКАЧАТЬ