Название: Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4
Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Современная зарубежная литература
isbn: 978-5-298-03252-0
isbn:
Ә хәзергә К. Мотыйгый җыр җырлап ил гизә. Ул вакыт- та татар шигырьләрен, милли җырларын граммофон тәлинкәләренә язгаласалар да, башкару зәвыгы, осталыгы әдәбият, публицистиканың демократ әһелләрен һич канәгатьләндермә- гән. Моны күренекле журналист һәм сәяси эшлекле М. Вахитов, Г. Ибраһимовның фикердәше Шәһит Әхмәдиевнең менә мондый язганы ачык раслый булса кирәк: «Татар җырлары әһле булмаган кешеләр тарафыннан граммофоннарга җырланып, шактый бозылалар. Әллә нинди, көйне аңламаган, белмәгән, тик коры тавышы өчен генә чакырылган әдәпсез кызлар тарафыннан алынган көйләр тәмсез, кызыксыз, рухсыз чыкканы кебек, бәгъзе бер җырчы ирләр тарафыннан (кемгә «төрттергән» дисәң, К. Мотыйгыйга. – Ә. Г.) алынган көйләрнең дә җүне булмый».
Камил Мотыйгый башкаруында байтак җыр тәлинкәләре чыгарылган. Аларны «Казан татарлары җырларының исемлеге» (1912 елның ноябре) дигән русча китап мәгълүматлары санап чыга: «Корсын, балам, бу кала», «Гайшә», «Сәлим бабай», «Кызлар хәле». Әлеге тәлинкәдә, болардан тыш, Г. Тукай шигыренә җырланган «Тотса мәскәүләр якаң», сүзләре Галиәсгар Камалныкы булган «Мәхбүс Шаһзадә» дә бар. Арада Г. Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану К. Мотыйгый-Төхфәтуллинны сәнгатьтә, Ш. Әхмәдиев әйткәнчә, һич тә талымсыз, затсыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу – аның үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил. Безнең өстәлебездәге СКАЧАТЬ