Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 9

СКАЧАТЬ башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:

      – Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаең белән, Сәгыйтьҗан абзый! Оныттың, оныттың безне, бөтенләй ташладың… – диде һәм карага буяган тешләрен күрсәтеп елмайды…

      Зал ягыннан «Ай-һайлүк» не уйнаган гармун тавышына кызлар чинавы кушыла, шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла.

      Сип, сип, сип, әйдә,

      Мулла кызы Зөбәйдә, –

      дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде.

      Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте.

      Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр…

      Сәгыйтьҗан кергәндә, түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган, аның эчендәге кечкенә караватта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан торып, мәче баласын шаярта иде.

      Утырышкач, Миһри кул күтәреп дога кылып алды. Сәгыйтьҗан да, аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:

      – Йә, сәүдәләр ничек? – дип сорады, үзе, сыңар күзен кысып, хәйләкәр генә елмайды.

      Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе Миһригә кайчандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул, моны сизмәмешкә салышып:

      – Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән көн итеп яту, ул да бетсә нишләрбез инде дип, кот очып тора инде менә, – диде.

      «Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч баеп киттең бит син», – дип, чак кына ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «Мин моны аңа әйтермен әле», – дип, эченә салып куйды. Миһри дәвам итте:

      – Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, Аллаһы Тәгалә үзе шаһит, теләсәләр, Коръән тотып ант итәрмен. – Ул пыяла шкаф эчендәге яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды. – Фатир акчасы алып, ике асрау белән көн кичерәм. Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган ятимнәрем бар… Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде… Гаҗизләргә хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит, кем, Сәгыйтьҗан абзый.

      Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге киселеп[7] утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:

      – Йә, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш[8] ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа.

      Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән:

      – Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Ләбибәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк үзен, – диде.

      Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызлар» ның хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Изге киселеп – изге, яхшы булып.

<p>8</p>

Тәфтиш – тикшерү, ревизия.