Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 4

СКАЧАТЬ күзләрен ачканда, тәрәзәгә тыштан җәйге кояшның беренче нурлары карап тора… Габдулланың башына беренче булып: «Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән?» – дигән уй килә.

      Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Үз анасы булмаган Габдулла өчен аеруча кадерле туганлык җылысын шушы Саҗидә апасы бит инде бу семьяда суытмый саклап килә. Анасы күрмәгән арада, Саҗидә һәрвакыт Габдулла янында була. Ачлыкның аеруча каты көннәрендә ул үзенә дә әз икмәк өлешенең яртысын Габдуллага сындырып бирә. Кичләрен шул Саҗидә апа бит, баш очына утырып, «бәхет кошы» турында тыңлап туймаслык әкиятләр пышылдап сөйли.

      Габдулла аңардан, акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:

      – Апа, мин үлдемме? – дип сорый.

      Апасы җавап урынына аның кулларын үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла шуннан «үлмәгәнмен икән» дип уйлый.

      Ләкин беркөнне тәртип тагы чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала. Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:

      – Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән аерылышабыз. Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез…

      Аннан соң олаучы абый аны, чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә…

      5

      Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды. «Әй!» – дип куйды ул, үзе дә сизмәстән, һәм бу олаучы абыйны үзенә борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулланың авызын ачкан хәлдә әлеге арбаны күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:

      – Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә[2] бу… Кешеләр акча түләп, шунда утырып йөриләр… – диде.

      – Нигә? – дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.

      – Нигә булсын?! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!.. – дип аңлатты олаучы абый.

      Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис, карта исе кебек үк, эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыклары белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.

      Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсендерде. Монда кешеләрнең һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын СКАЧАТЬ



<p>2</p>

Сүз Казанда элек трамвай хезмәтен үтәгән конка турында бара.