Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Советская литература
isbn: 978-5-298-04263-7
isbn:
Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.
Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.
Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә СКАЧАТЬ
3