Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 11

СКАЧАТЬ Гомер!» дип әйтә», – дип көлдерергә яраткан үзе…

      – Гомер! Гомер!..

      Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала.

      Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргәннәренең һәм ишеткәннәренең тәэсире белән тәмам басылган хәлдә, Габдулла, табын янында утырган килеш, оеп йоклап китте. Аны, күтәреп, сәкегә илтеп салдылар…

      3

      Икенче көнне иртән Габдулла, уянып, күзләрен ачты һәм, кайда ятканын төшенеп җитмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Менә хәзер үги әбисе килер дә:

      – Йә, тор, мәрткә китмәгәнсеңдер бит, – дип кычкырыр төсле тоелды аңа.

      Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:

      – Уяндымы әллә?

      – Тимә, йоклый бирсен!..

      Бу – Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу төн алар өчен тынгысыз төн булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, баланың өсте ачылмаганмы дип, торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның, тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә тын алуын рәхәтләнеп тыңлап тордылар.

      Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый аның уянганын күреп алды да:

      – Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Йә, йә, шәп йокладыңмы? – дип кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды. Ул аның ябык аякларын тотып селкетеп куйды һәм сөйләнеп алып китте: – Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, примир әйтик… Тегеп биримме үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу малайга? Әллә кирәк түгелме? Дәшми, примир әйтик… кирәк түгел, ахры… ие… ыммым.

      Габдулла аның бу еш кабатлана торган «примир әйтик» һәм «ыммым» ларына тора-бара ияләнеп китте, хәтта әйтелешләренә карап, аларның төбендә нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.

      Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгән сыман:

      – Йә, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды, – дип, ирен этәреп куйды, үзе, Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште: – Йә күгәрченем, йокың туйдымы?

      Габдулла дәшмәде, ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән ул!

      Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре… Ян тәрәзә янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр, пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисең, әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме дисең!.. Ә тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эреле-ваклы калыплар. Шүрлек астында тактага тартылып куелган читек башлары…

      Габдулланың күзе түр тәрәзә янындагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә СКАЧАТЬ