Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 17

СКАЧАТЬ берсе Печән базарында, тукларга протест йөзеннән, Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы бик күп капчыкны кискәләп, урамны он белән тутырды. Аннан юлчыларны талаулар, кибет һәм складларга төшүләр күбәйде. Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр белән тулды. Шәһәр идарәсе, җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп агылган крестьяннарга сылтап, су юлы пристаньнарында каты карантин оештырды, пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә, шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр…

* * *

      Тирече Садыйкның складын августның 30 ына каршы – төнлә белән бастылар. Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз хәлендә таптылар һәм, арбага салып, шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда Сәхип солдат килеп алып китте. Ул, аны арбага күтәреп салганда, һаман сөйләнде:

      – Әйттем мин, ябышып ятма шулхәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың… Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар… циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газыйм, теге француз батыры Эмиль Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! Әт-дөнья куласа шул…

      Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда, унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә сөйлиләр иде, һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә-бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең кызыгы шунда ки: Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган; кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул, хуҗасының малын үз малы кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..

      Дүртенче бүлек

      1

      4 сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы ике бистә арасындагы сазлык томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра башлады:

      – Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?

      – Әллә тагын төрек белән сугыш башландымы, Ходаем?

      – Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, Алла сакласын!..

      – Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк… Шул каһәр суккан сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм… Юк, болай булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса…

      – Ул кемнең исендә түгел?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык… Сугыш хаҗәтләренә дип күпме акча җыеп бирдек. Бәхетле кешеләрнең якыннары кайтып килде, безгә бары кара хәсрәт кенә кайтты…

      – Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта, ичмасам, аз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар…

      Бистәнең шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер катлы агач өйләр чаң тавышына колак салган кебек оеп утыралар… Алар, ниндидер СКАЧАТЬ