Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 20

СКАЧАТЬ ике чаттан килеп чыктылар да күзгә-күз очрашты болар. Әсма кинәт каушап китте һәм тилгән алдында калган чебеш кебек: «Мә, йот мине чиләкләрем, көянтәләрем белән!» – дигән төсле тынып калды. Ләкин ни күзе белән күрсен, Нигъмәт кечкенә гәүдәле Әсма алдында курыккан кыяфәт белән үзе чигенеп куйды һәм, шунда ук исенә килеп, бурлаттай кызарып китте. Шундый гөнаһсыз елмаю белән елмайды ул шунда, яңа көлә башлаган бала гына шулай елмая ала!.. Әсманың тез буыннары йомшап китте, аның суы чәпчелеп куйды… Нигъмәт аңа чиләген рәтләп эләргә булышмакчы булып кына кулын сузган иде, Әсма ни өчендер:

      – Килмә! – дип куркып кычкырды да, суларын түгә-түгә, ашыгып китеп барды…

      Шуннан соң ул ике атна буе, бизгәк тоткан кеше сыман, үзен үзе кая куярга белми йөрде… Эшкә тотынса, җен шикелле, ут өертеп ташлый, тотынмаса, көннәр буе берни эшләми, алдына карап утыра бирде.

      Беркөн Закир абзыйның хатыны кереп, уратып-нитеп тормый, туп-туры гына Нигъмәтнең Бибиәсмада күңеле барлыгын әйтеп бирде… Шуннан соң… менә шул… ундүрт ел мәхәббәт белән гомер… Беренче һәм өченче балалары гомерсез булды… Әптелбәргә хәзер унике яшь, Нәсимәгә алты…

      Әйтергә онытылган икән… Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын ташлады һәм, шуңа өстәп:

      – Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине черетә, – диде, ләкин, асылда, аның өчен түгел, Бибиәсманың күңелен табар өчен эчүне дә ташлады…

      Батырлыгыннан бигрәк, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма…

      «Торып китәргә ярар» дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр… Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа бистәдән табып бирде. Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар… Яхшырак өйгә күчәр өчен, һаман җиткереп булмады… Балалар булды… Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән… Тезне тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле иде ул чакны.

      Берсе – каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр.

      – Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер! – дип заказ бирде аңа Сәгыйтьҗан.

      Бу иярне эшләп, алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар: «берәүдә дә булмаган иярне» эшләп бирү уен эш түгел бит! Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте, тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр… Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә биреп бетерергә тырыштылар.

      – Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк нишләр, Бибиәсма?

      – Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?

      – Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны[14] тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде…

      – Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без…

      Бөтен СКАЧАТЬ



<p>14</p>

Чачак – берәр нәрсәнең читенә бизәү өчен тотылган чуклар яки җепләр бәйләме.