Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 14

СКАЧАТЬ дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били алмады.

      Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китте.

* * *

      Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.

      Бистә Габдулла күргән әлеге «кала» га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар. Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзә. Бу һава яшәртми, киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.

      Габдулла бу һавага башта өйрәнә алмый укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.

      Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.

      Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:

      – Чиер, чиер, чиерчык, маңгаенда җыерчык, дип үрти ул безнең кебек карт-корыны, – диде.

      Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан балык тотып, аларны кояшта елкылдатып менеп килүче малайларга карап, ул:

      – Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? – дип дәште.

      7

      Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли торган җиргә алып китте.

      Нигъмәтҗан абзый, бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, көндезләрен өйдә булмаганга күрә, Габдулланың аны һаман күргәне юк иде әле. Шулай да Габдулла, дустының сөйләве буенча, аның атасын шактый ачык күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле, куллары бүрәнә юанлыгы, дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да һавага чөеп җибәрә, мин сиңайтим, таш болытлар арасына кереп югала… Менә нинди көчле Әптелбәрнең әтисе!

      Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч, Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде… Лапас дисәң, тәрәзәле, өй дисәң, капка сыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына килеп, тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда аяк-куллары һәм алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.

      Әптелбәр, үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып, тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән, ул аннан тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән. Тавыш бөтенләй аңа төбәлмәгән: каяндыр килеп кергән кәрлә сыман кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать СКАЧАТЬ