Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 14

СКАЧАТЬ сер.

      – Димәк, син үзең дә белмисең, – дип елмайды Хәниф. – Аңлашыла…

      – Эш бөтенләй дә анда түгел. – Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде. – Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.

      – Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел, – диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.

      – Ә кайда соң? – диде ул, Хәнифтән киңәш көткәндәй. – Кайда?

9

      Хатыны Илдарны болдырга ук чыгып каршылады.

      – Беләсеңме, кадерлем… – диде ул сүзләрен әйтеп өлгерә алмаудан курыккандай, – синең якынлашуың турында миңа йорт хәбәр итте. Мин бизәнү бүлмәсендә идем… Ул миңа синең кайтуыңны әйтте. Ә киенеп залга чыксам, кухняда аш пешә башлады, синең кием шкафың хәрәкәткә килде… Өй түгел бу, ә ниндидер могҗиза!

      Илдар аны кочаклап алды.

      – Ә мин сине шундый сагындым… – диде ул, хатынының ирененә сарылып. – Сагындым…

      – Мин дә… – Ләйлә аны акрын гына ишеккә юнәлтте. – Мин сине…

      Йортка узып, артында ишек ябылу белән, Илдар аны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Эштән киткәндә, ул үзендә чиксез арыганлык тойган сыман иде. Әле бернинди дә уңайсызлык сизелмәде. Ул көчле, дәртле, гайрәтле иде.

      – Бердәнберем минем… – дип, кайнар пышылдады хатын, аның уң кулы иренең муеныннан кысып кочаклаган, ә сулы аның күлмәк төймәләрен ычкындыра иде. – Сагындым сине шундый…

      …Ашап алгач, Ләйлә Илдарны бергәләп ванна керергә кыстады. Әлбәттә, ирнең теләге зур иде. Әмма ул үзенең эш бүлмәсен кереп тә күрмәвен уйлап баш тартты:

      – Соңрак, кадерлем… – дип елмайды ул. – Минем әле бераз эшем бар.

      – Юкка баш тартасың, – дип, иреннәрен очлайтты хатын, – ярый, үз иркеңдә. Әгәр эшләреңне тиз генә бетереп, бергәләшеп коенып чыгарга уйласаң, мин ваннада булам…

      – Ә мин уйлармын… – диде Илдар. – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…

      – Ярый… Көтәм…

      Эш бүлмәсе лабораториядәге алгы бүлмәдән артык аерылмый иде. Тупсадан узу белән, ягымлы тавыш яңгырады.

      – Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

      Илдар, тавышка бөтенләй игътибар итмәстән, тирә-якка күз йөгертте. Бүлмә түрендә – ишеккә карап торган кызгылт төстәге зур гына пластик өстәл. Аның өстендә – берничә яссы монитор һәм компьютер клавишлары, өстәл артында – зур кәнәфи. Кәнәфинең аркасында – әллә нинди корылмалар. Илдар әлегә андагы колакчын белән баш миендәге импульсларны билгели торган шлемны гына таный алды.

      Сул як стенаның буеннан-буена шкафлар тезелеп киткән. Беренче карашка аларның шкаф икәнен дә аерырлык түгел, бары тик тартмалар һәм ишекләрдәге ачкыч-клавишлар гына сатып тора. Ә уң як стенага тулысы белән сыек экран СКАЧАТЬ