Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 11

СКАЧАТЬ тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.

      – Ахмак! – дип шелтәләде аны Зифа. – Синең уеңда гел бер нәрсә инде…

      – Ярый, тынычланыгыз. – Профессор шаярышка чик куйды. – Илдар, син ял бүлмәсенә керәсең. Ә сез… Эшләрегезне төгәлләгез дә – өйләрегезгә. Бүгенгә тәмам.

      – Профессор, ә бәлки, минем фатирны юу турында…

      – Илдус! – Рамил Әхмәтович бераз сүзсез торды һәм өстәл тартмасыннан ике диск алды: – Син иртәгә шушы мәсьәлә буенча әзер бул. Ә монысы сиңа, Зифа.

7

      Рамил Әхмәтовичның кыяфәтенә караганда, Илдар белән икесе генә калгач, әллә нәрсәләр турында серләшерләр шикелле иде. Әмма Зифа белән Илдус артыннан ишек ябылуга ук, бүлмәдә тынлык урнашты. Берсе дә башлап эндәшергә ашыкмады. Әле булса ял бүлмәсенә кереп китә алмаган Илдар бөтен тәнендә ниндидер ләззәтле арыганлык тоеп, селкенергә дә иренеп утырса, профессор кашларын җыерып нәрсәдер уйлый, үзе өчен ниндидер бик мөһим нәрсәне хәл итә иде сыман. Илдар аңа карап-карап алды, ләкин бүлдерергә кыймады. Бераздан профессор үзе урыныннан кузгалды. Акрын гына атлап, өстәл янына килде. Ике кулы белән өстәлгә таянып, берничә минут басып торды. Аннан соң Илдарга борылды.

      – Мин баягы тәҗрибәне тагын бер тапкыр кабатлау турында уйлаган идем, – диде профессор, хезмәттәшләре артыннан ишек ябылуга. – Бу юлы без икебез бергәләп сәяхәт кылырга тиешбез. Ләкин әле хәлсезләнебрәк торам. Безнең ул сәяхәтне беркадәр вакытка кичектерергә туры килер. Шулай хәтта яхшырак та булыр. Син дә көч туплап, әзерләнеп торырсың. Ә хәзер без синең сәяхәтең турында сөйләшербез…

      Рамил Әхмәтович стенадагы электрон сәгатькә карап алды да бөтенләй икенчегә борды:

      – Яңа йортта ничек соң? – диде ул, иң мөһим нәрсә турында сорашырга оныткан кеше сыман. – Әле аның бөтен мөмкинлекләрен дә татып карый алмагансыңдыр?

      – Юк… – дип елмайды Илдар. – Әмма күргән кадәресе дә башка сыярлык түгел. Әйтеп аңлатып кына бетереп булмый аны. Шундый соклангыч! Рәхмәт инде сезгә, Рамил Әхмәтович!

      – Ярый… – Профессор кул гына селтәде. – Ванна кердең инде бүген?..

      – Әйе… – Илдар канәгать елмайды. – Аны ванна гына дип әйтергә дә тел бармый…

      – Әле эш бүлмәң белән танышып өлгердеңме соң?

      Илдар елмайган җиреннән кинәт тынып калды.

      – Юктыр әле, – дип, үзе үк җавап бирде профессор. – Эш турында уйлап та карамагансыңдыр. Мин, бер атна яшәгәч кенә, өйдә эш бүлмәсе дә барлыгын белдем.

      – Юк… – диде Илдар, җиңел сулап. – Анда аяк та басмадым әле…

      – Ярый, өлгерерсең… – Профессор аңа сынап карап торды. – Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак-төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт – ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында СКАЧАТЬ