Китап (җыентык). Марат Кабиров
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Китап (җыентык) - Марат Кабиров страница 12

СКАЧАТЬ Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…

      – Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!

      – Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?

      – Нәрсә?

      – Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.

      Илдар елмайды:

      – Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…

      – Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!

      – Килештек.

      – Мә.

      Икесе дә көлешеп алдылар.

      – Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк, – диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй. – Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка-барга бүленүеңне теләмим.

      – Аңлашыла…

      – Һәм тагы бер нәрсә. – Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды. – Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып, иң ышанычлы урыныңа яшереп куясың. Мин аның нәрсә икәнен дә, ни өчен кирәклеген дә әйтмим. Вакыты җиткәч, син аны кайда, кайчан һәм ничек кулланырга кирәген үзең аңлаячаксың. Килештекме?!

      – Килештек.

      – Мә.

      Профессор тагын көлеп җибәрде. Аңа Илдар да кушылды.

      – Ә хәзер, – профессор тагын җитдиләнде, – без синең сәяхәтең турында сөйләшергә тиешбез. Әлеге тәҗрибәне син ничек күрдең, ниләр кичердең, гомумән, бу вакыйга турында нәрсәләр хәтерлисең – барысын да түкми-чәчми сөйләп бирергә тиешсең.

      – Килештек… – дип елмайды Илдар.

      – Ярый, син әзерләнә тор, ә мин менә монда бераз тәртип урнаштырам.

      Профессор өстәл артына барып утырды. Илдар үзенең күргәннәрен бөртекләп сөйләргә җыенды һәм елмаеп куйды. Сөйләрлек бернәрсә дә юк иде. Профессор озак утырмады.

      – Башладыкмы? – диде ул өстәлдән тору белән. – Син әзерме?

      – Әзерен-әзер… – Илдар гаепле елмаеп куйды. – Ләкин мин берни дә сөйли алмыйм. Зифа беләгемә укол ясады һәм… Һәм мин ванна эчендәге су төбендә уянып киттем… Бары тик шул гына…

      Профессор аңа бертын сынап карап торды да елмаеп җибәрде:

      – Ярый. Шунысы да бик җиткән. Син бүген арыгансыңдыр инде. Кайтырга да мөмкиндер.

8

      Илдар чыгып киткәч, Рамил Әхмәтович үзалдына елмаеп куйды. Ул аннан да, үзеннән дә канәгать иде. Бүгенге тәҗрибәләр уңышлы үтте. Әлбәттә, бу әле – алда торган зур эшнең башы гына, әмма Илдар – нык характерлы егет, һәм профессорның аңа ышанычы чиксез иде.

      Рамил Әхмәтович лаборатория белән идарә итү бүлмәсенә керде. Бу кечкенә, метр ярымга метр ярымлык кына бүлмә иде. Ишектән узу белән, каршыда идарә итү өстәле тора, өстәлнең буеннан-буена стенага беркетеп эшләнгән яссы мониторлар тезелеп киткән, аларда бүлекнең дүрт бүлмәсе дә күренә иде. Профессор, өстәл янына килеп, төймәләргә баскалады. Экраннарда бернинди дә үзгәреш булмады, бары тик өстәл астындагы СКАЧАТЬ