Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 55

СКАЧАТЬ һәм ике стражник ияртеп, становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт итте.

      Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:

      – Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк… Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.

      Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Ул җавабын шундук бирде:

      – Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.

      Тырыш Фәйзулла чыбыкларны алдан ук әзерләп куйган иде. Нечкә тал чыбыклары, сызгырып-сызгырып, ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча, күп кеше җан бирде. Исән калганнары, кычкырып-ыңгырашып ята торгач, аңнарын җуеп тынып калдылар. Стражниклар аларны, авыр итекләре белән типкәләп, аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен, бер читкә кудылар яисә, арык, хәлсез атка салып, өйләренә озаттылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган яралары белән алар эскәмиядә йөзтүбән яттылар. Тәннәрен телгәләп бетергән бу чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып тама иде.

* * *

      Ачлыкның иң котырган чагында авылда зур янгын чыкты.

      Хатыннар ах-вах килеп кычкыра, бала-чага куркудан чырылдап елаша башлады. Староста, көчәнеп-көчәнеп:

      – Пожар! Пожар сүндерергә чыгыгыз! Балта, чиләкләр чыгарыгыз! Тиз булыгыз, тиз булыгыз! – дип кычкырды.

      Ләкин берәү дә чыкмады.

      Малларын җаннарыннан да кадерлерәк күргән кешеләр генә, ыгы-зыгы килеп йөгерә-йөгерә, әйберләрен уттан иминрәк җиргә, су буена ташыдылар. Ачлар битараф бер кыяфәттә аларны карап тордылар.

      Һава тып-тын, бер җил әсәре юк иде. Ындыр табакларында инде запас салам калмаган; аны өй һәм каралты түбәләреннән дә ташып бетергәннәр иде. Утка да азык юк иде. Шуңа күрә озакламый янгын басылды. Юан имән бүрәнәләреннән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә салып, төн буе янды. Янгын иртәгесе көнне өйлә вакытларында гына сүнде. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды.

      Утта бөтен малыбыз янып бетә, дип, төн буе котлары очып чыккан куштаннар:

      – Тегермәнче үзе яндырган моны! Ул карт мәлгуньнең үзен тотып утка ташларга кирәк! – дип шаулаша-шаулаша, янган тегермән тирәсендә тулгандылар.

      Тик аларны яклаучы булмады. Шуннан соң куштаннар тегермәнчене эзләп киттеләр, ләкин таба алмадылар.

      Эшсез буш торган тегермәнен тегермәнче кирәксенмәгән, күрәсең.

      Озакламый бу турыдагы сүзләр тынды. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар, ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. Тегермәнче үзе исә, аренда хакын да түләмичә, Мәүла Колыдан китеп юкка чыкты.

      III. Сасы сазда бакылдашу

      Казан каласының татарлар яши торган өлешендәге пычрак урамнарның берсендә зур гына таш мәдрәсә йорты калкып тора.

      Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр СКАЧАТЬ