Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык). Махмут Галяу
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) - Махмут Галяу страница 53

СКАЧАТЬ муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:

      – Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга ба-ар!

      – Гайнетдин абзый, җыенга!

      – Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.

      Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.

      Җыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьяннар, башларын иеп, сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары, кабарып, кара бау шикелле үрелгән иде.

      Муенына җиз калаен асып, Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.

      – Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.

      Халык дәшмәде.

      – Ничек итеп түләмисең инде? Җирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк… – диде мәзин.

      Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:

      – Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы – Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше… – диде.

      Чатан Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:

      – Ындырында кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ансат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә… Ашарына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.

      Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.

      Фәйзулла староста:

      – Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә… Патшаның анда эше юк… Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кычкырды.

      – Патша, салым түләткәнче, безнең ничек җан асраганыбызны сорасын иде! – дип, каршы җавап кайтарды Фәхри.

      – Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, егетем. Патшага тел тидерәсе булма! Телеңне тый, югыйсә… – дип җикерде староста һәм түшендәге җиз калаена кагылып алды.

      – Шулай, шулай… Патшага тел тидерергә ярамый, – дип, мәзин белән Гыймади да аның сүзен җөпләделәр.

      – Патшаның шуннан башка эше юк дип беләсеңме әллә? Синең ач торуың турында гына уйлыймыни ул? – дип өстәде Фәйзулла һәм катгый итеп: – Җәмәгать! Мин сезгә нәчәлство боерыгын гына тапшырдым. Калган ягын үзегез беләсез… Соңыннан миңа үпкәләмәссез. Барыбер түләтәбез, – дип, сүзен бетерде.

      – Юкның нәрсәсен түләтәсең? – диде кемдер.

      – Аптырама! Булмаса, бик шәпләп чыбык белән суктырырбыз, аннары булгач алырбыз. Чыбык барыгызга да җитәрлек, – диде староста.

      Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып, куырылып куйдылар.

      Шуның белән җыен таралды.

      Иртәгесе көнне Фәйзулла староста волостька китте, аннан кайткач, сотский һәм десятскийлар белән бергәләп үзенең вазифаларын башкарырга кереште. Ул, салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыерларын, бозауларын СКАЧАТЬ