Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева страница 7

СКАЧАТЬ инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.

      – Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде, алайса.

      – Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым.

      – Кызык, япь-яшь кешегә каян шулкадәр акыл килә икән ул? Менә шулай булырга тиеш дип анализлау сәләте. Минемчә, яшьлек ул бу дөньяны бары тик хисләр аркылы гына кабул итү өчен, хисләр белән генә яшәү өчен бирелә. Тик, чыннан да, алай яшәү бигүк дөрес түгел бугай шул. Шуңа да соңыннан терсәкләре бик якын булып та, аны тешли алмауларына үкенеп яшиләр. Эх, яшьлектә җүләр булганмын, уйлап бетермәгәнмен, башым кайда булган, дип көрсенүчеләр дә шактый. Ә шулай да үкенмисеңме, эх, яшьлегем бигрәк коры булган, чын күңелдән яратмаганмын да дип?

      – Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит унбиш яшеннән бар дөньясын онытып мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.

      – Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?

      – Монда – Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары.

      – Сөйлә әле шул мәхәббәтең турында.

      – Без аның белән сабый вакыттан ук бер-беребезне беләбез. Ә хисләребез ул – унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Уйламаганда, көтмәгәндә кинәт кабынды ул хис. Мин иртән торуга ук аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик дип тәкъдим ясады. Шул чакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Менә, беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты. Эх, дидем шул чакта аңа. Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән, тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан, дип шаярттым әле. Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавап итеп бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Минем яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешегә бөтенләй үк гаҗәпләнеп калдым, катлы-катлы итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме?! Кычкырырга да өлгерми калдым, кыр машинасы кузгалып та китте. Барабыз, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда янымда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Әй тузынганымны күрсәң, ахырдан көчкә ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа СКАЧАТЬ