Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева страница 4

СКАЧАТЬ ул көн дә килеп җитте. Мәчеттәге һәр ташны, һәр тәрәзәне үзе куешкан кебек, шуңа да ашкынып, кош тоткандай сөенеп барды сабый кыз ачылу тантанасына! Әтисе белән әнисен дә тизләтте әле. Авыл халкы гөр килә. Кеше читтән дә бик күп кайткан. Авылларында шулай итеп кеше күп җыелганны Сабантуйда гына күргәнгә күрә, бу чыннан да зур бәйрәм дип уйлады Кадрия.

      Яшь булса да, бик төпле акыллы хәзрәт Айбулат мәчет төзелешенә аеруча зур көч куйган кешеләрнең берсе булды. Аның чыгышын шуңа да зур кызыксыну белән көтеп алдылар. Хәзрәт авыл кешеләрен зур вакыйга белән котлады, шуннан соң моңлы тавышы белән матур итеп азан әйтте. Бар халык дөньясын онытып йотлыгып тыңлады бу азанны. Җиде дистә елга якын авылның өйләре, урамнары, кырлары, болыннары, елга-күлләре, урманнары өстеннән яңгырамаган илаһи аһәң барлык җаннарга да үтеп керде. Кемдер елады, кемдер зур горурлык белән башын югарырак күтәрде. Кадрия дә әнисенең күзләрендә үтә-күренмәле яшь тамчыларын күреп аптырады. Бу аның өчен гомерендә дә онытылмаслык көн иде. Рәйхана кызын үзенә ныграк кысты да: «Менә, кызым, хәзер авылда мәчет бар. Сез дә монда йөреп дин сабаклары алырсыз. Киләчәк тормышыгызда иманлы, тәүфыйклы булырга кирәк. Бу – бик зур вакыйга бүген»,  – дип пышылдап кына эндәште.

      Шулчак, Рәйхананы гаепләп, аңа шелтә яздырткан теге абзый да мәчет каршына чыгып басты. Башына ялтырап торган чигүле кәләпүш кигән, елмая. Әйтерсең, мәчет салы-нуны тәнкыйтьләп, бу хәлгә каршылык күрсәтеп, мәктәптә бу хакта сөйләшергә дә ярамый дип лаф органнарын бөтенләй дә оныткан. Ул кайнар сүзләр белән авыл халкын котлады. Бар кеше дә гөр китереп кул чапты. Менә галәмәт! Дин һәм мәчет тирәсендә кыйблаларын тиз үзгәртә алган кешеләрнең булуы бер дә аңлашылмый иде Рәйханага. Кадрия, әнисенең борчылуын күреп: «Ни булды әни?» – дип сорап куйды. Әнисе «бар да яхшы» дигән ым белән елмаеп кына алды. Нишләтәсең?.. Ярар, мондый матур көнне ямьсезләргә ярамый, дип, күңелсез уйларны читкәрәк куды Рәйхана. Әнә бит балалары да, укучылары да, барлык авыл кешеләре дә ничек сөенгән. Мәктәп стена газетасында «Авылда мәчет булырмы?» дигән сорауга җавап бүген табылды. Бу – чыннан да зур шатлык. Аллаһның кодрәте белән мәчет ачыла.

      Авылда мәчет булмаган елларны хәзер инде искә төшерүче дә юктыр… Чыннан да, мәчет авыл тормышына зур йогынты ясады. Айбулат хәзрәт, анда иман дәресләре укытып, күпме балаларны һәм өлкәннәрне тәрбияләде, иманлы итте. Ислам дине серләренә төшендереп, Коръән укырга өйрәтте. Ул кешеләргә әйтеп-аңлатып бетермәслек зур хәзинә өләште. Кадрия дә үзе-нең сеңлесе һәм сыйныфташлары белән мәчеттәге һәр сабакка барды. Бик күп гыйлем алды. Айбулат хәзрәтнең шулай дөрес итеп укытуына, бик белемле булуына зур ихтирам белән карады ул. Һәр дәрес саен күңеле үсеп, тагын да күбрәк беләсе, зуррак догаларны яттан өйрәнәсе, аларның тәфсиренә төшенәсе килде.

      …Еллар үтте. Кадрия дә үсте, шәһәргә чы-гып китте. Аны язмыш илебезнең зур-зур калаларына, хәтта чит илләргә кадәр алып барды. Ул бик затлы бизәлгән, мәрмәр ташлары СКАЧАТЬ