Төпчек бала (җыентык). Айсылу Имамиева
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Төпчек бала (җыентык) - Айсылу Имамиева страница 2

СКАЧАТЬ кай арада шундый борылыш ясарга өлгерде соң? Тегеләй бәргәләнде, болай бәргәләнде кызчык, тик су гына аны кызганмады. Ә Рамилә белән Гөлия, ни эшләргә дә белмичә, яр буенда йөгерештеләр. Дусларына да ярдәм итәселәре килә, йөзә генә белмиләр. Алар Гөлфиянең бер күренеп, бер юкка чыгып алган йөзен, кулларын, аякларын күреп, ничек ярдәм итәргә дә белмичә, кычкырып елый ук башладылар. Котылырга, котылырга кирәк Гөлфиягә куркыныч чоңгылдан. Ә су бу мизгелдә телсез дә, аңсыз да иде. Әйтерсең шушы бөтерчек дулкыннардан башка берни дә юк.

      – Бир кулыңны! Йөз, йөз! Туктама! Туктама, дим!..

      Гөлфиянең учыннан кемнеңдер көчле кулы эләктереп алды да алга тарта башлады. Кызның курыккан йөрәге атылып чыгардай булып сикерде, башы әйләнде. Тик боерык булып яңгыраган әлеге авазларга ул буйсынды.

      Гөлфиянең бите буйлап йөгерешкән су там-чыларын сыпырып төшерделәр, аркасына кагып тынычландырдылар. Ниһаять, ул күзләрен ачты.

      Өч кыз күзләрен кая яшерергә белмичә тавыш-тынсыз утыргач, берьюлы коткаручыга текәлделәр. Мәктәптә күргәннәре бар иде аларның бу кара чәчле кызны. Ул Камышлыдан килеп тугызынчы сыйныфта укый. Монда очраклы гына килеп чыккан. Бер үрдәк бәбкәсе югалган икән, шуны эзләп йөреше. Ул үзеннән әз генә кечерәк булган кызларга карап утыруында булды. Үрдәк бәбкәсен табам дигән өмет белән килмәде бит ул монда, иртәдән тынычсызланган күңеле алып килде аны бу шомлы урынга.

      – Безнең авылдан беркем дә бу урында коенмый, ә сез үзегез теләп тозакка эләгә яздыгыз. Монда бит чоңгыллы урын! Беләсеңме нишләргә кирәк иде сиңа? Күбрәк тын алырга иде дә төпкә үк төшәргә иде, аннан, чоңгылдан читкәрәк йөзеп китеп, су өстенә дә чыга алыр идең… Төптә чоңгылның көче кими.

      Тагын тынлык урнашты. Рамилә белән Гөлиягә дә, алардан да бигрәк Гөлфиягә бу булганнар бер төш кенә кебек күренде. Һаман ышанып булмый иде…

      Кояш та артык кыздырмый, сөйләшер сүзләр дә әллә кая китеп югалган. Шулай да була икән… Бәхетле бер мизгел кеше гомерен коткарып кала ала. Бәлки, без кичергән һәр мизгел бәхеттер, тормыш чоңгылына төшеп карамыйча, без шуны сизмибездер. Һәм шунысы бар: тормыш чоңгылына эләккәннән соң төпкә төшеп тора да белергә кирәк, бераз хәл җыйгач, яңадан өскә күтәрелеп бәхетле булыр өчен…

      Бездә бүген…

      Безгә бүген кунакка әниемнең әнисе – Димескәй әбиебез килде. Димескәй әби бездән ерактарак яши шул. Җәй көне без аның янына кайтабыз, ә менә көзге йә язгы каникулларда әби үзе безнең янга килә. Ул килгән көнне сеңлем белән мин очып кына йөрибез. Икебез ике ягына утырып, быты-быты сөйли башлыйбыз. Әбинең колаклары ничек түзәдер?! Без күбрәк мәктәп, андагы хәлләр турында сөйләшәбез. Мин бит быел мәктәпне тәмамлыйм. «Бишле» ләргә генә! Тик барыбер алтын медаль бирмиләр. Көмеш кенә эләгәчәк. Без чит телләрне өйрәнмәдек, шуңа да бу зур минус булып исәпләнә икән. Өйрәтсәләр, мин чит телне дә тырышып укыр идем. Ә әти белән әни миңа: «Иң мөһиме билге түгел, белем», – диләр. Шулаен шулай да, тик менә белемем әйбәт булып та, алтынны бирмиләр бит СКАЧАТЬ