Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 43

СКАЧАТЬ һәм кайбер башка чит ил коммунистларын Сталин бабаң шушы шәһәрдә тоткан, диләр. Мәҗбүри кунаклар өчен бик әйбәт урын. Соңыннан, кирәге чыкканда, «Юк, ул сөрген түгел иде, ял итү зонасы иде» дип тә боргаларга була. Чакырып китерим дисәң, Мәскәүгә бер көнлек юл. Уйланган саен, Иосиф Сталинның коточкыч сак һәм хәйләкәр булуына таң каласың. Ул, – чыннан да, гигант. Шайтани хәйлә һәм мәкер гиганты. Ә бу тымызык шәһәрдә Берияләр, иминлек саклау өчен, тиешле системалар һәм аулар корып калдырганнардыр…

      Азат яши торган йорт ишегалдында мине колак ияләнмәгән тынлык каршылады. Иртәрәк булганга, балалар күренми. Уйный торган комлыкларында кичә онытылып калган кечкенә соскы аунап ята. Шунда ук бер тәгәрмәчен җуйган уенчык йөк машинасы. Аңа түбәләмә ком төялгән, ул бүген үк рейска чыгып китәргә әзер.

      Беренче подъезд төбендә генә җан иясе очраттым. Бик бәләкәй ала көчек иде ул. Аклы-каралы йомгак шикелле тәгәрәп аяк очыма килде, шыңшый-шыңшый, туфли башын ялап алды. Аны ничек кирәк алай аралап ишекне ачтым да, маэмай ялгыш кысылмасын өчен, сакланып кына яптым.

      Кояштан кергәч, ярым караңгыга күз ияләшкәнен көтеп тордым. Азатның фатиры сул яктагы өченче ишек. Бу ишекнең йозак турысына управдом пичәте сугылган кул яссуы кадәр кәгазь ябыштырылган иде. Кәгазьне күргәч, артка чигенеп, баскыч култыксасына таяндым.

      Шулвакыт урта ишектә ачкыч борылганы ишетелде. Сискәнеп шунда карадым. Ишектә башына борынгыча итеп чуар яулык бәйләгән хатын күренде.

      – Сез… кемгә? – дип сорады ул әкрен генә.

      – Сәйдәшевкә… Ни булды монда? Ишеге нигә пичәтле?

      Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды.

      – Сез Илдар исемлеме?

      – Әйе.

      Хатын як-ягына каранып алды һәм, ишеген каерыбрак ачып:

      – Үтегез, – дип пышылдады.

      Кухняга үттек. Хуҗа хатын миңа урын тәкъдим итте һәм, каршыма килеп утыргач кына, мин куркып көткән авыр хәбәрне әйтте:

      – Азат Назипович вафат булды, – диде. – Өч көн элек… Йөрәктән, диделәр. Мәрхүм каяндыр авыр рюкзак күтәреп кайткан иде ул көнне, ләкин бер дә авыру төсле күренмәде башта… Гафу итегез, мин Катерина булам, Васильевна. Үзебезчә Кәтернә була инде.

      – Екатерина Васильевна… Зинһар, барын да сөйләгез. Кайчан җирләделәр? Кайда?

      – Туктагыз, мин тәртибе белән сөйлим… Азат Назиповичның кайтканын мин менә шушы тәрәзәдән күрдем. Керәшенчәләп эремчек пилмәне пешереп йөри идем. Бер ярты сәгатьтән ишеген шакыдым. Тәлинкә белән пилмән керттем, юлдан ачыгып кайткандыр, мәйтәм… Ә, әйтергә онытканмын, Азат Назипович бер ятим көчек ияртеп кайткан икән бит әле. Көчеге коридорында чәй тәлинкәсеннән сөт эчеп азаплана иде… Аннары, койрык димәсәң хәтере калырлык кәкришкәсен болгый-болгый, яныбызга килде.

      Екатерина Васильевнаның тәфсилләп сөйләвенә караганда, ул чыгып киткәч, озак та үтми, күршесенә элек тә күренгәләгән бер чибәр ханым килә. Ләкин бу юлы аның өй җыештырып, тузан суыргыч жуылдатып йөргәне ишетелми, СКАЧАТЬ