Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 41

СКАЧАТЬ Минемчә, элгән җирдән алып, механизмы белән циферблат арасына күз салганнардыр. Ә бу вакытта сәгать туктап тора, әлбәттә.

      – Шуннан?

      – Сәгать эчендә яшергән нәрсә юклыгына ышангач, аны кире стенага элгәннәр дә дөрес вакытны куеп йөртеп җибәргәннәр.

      – Син ялгышмыйсыңмы?

      – Ялгышмыйм. Мин сәгатьне махсус бормыйча тордым. Иртәнгә ул бер минутка соңга калып туктады, чөнки боруы бетте. Мин әле тагын бер нәтиҗәгә килдем, – диде Азат. – Мин кайтып төшкәндә сәгать дөрес вакытны күрсәткән булгач, тентүне кичә төнлә, инде иртәнгә таба гына ясаганнар булып чыга. Югыйсә Чиләбе сәгате сизелерлек артка калган булыр иде, шулай бит?

      Азатның фикере белән килешмичә мөмкин түгел иде.

      Кем? Нинди максат белән? Азат белән икәүләшеп берсе берсеннән хыялыйрак фаразлар корып баш ватарга тотындык.

      Иң беренче фараз, әлбәттә, бу тентүне органнарга япсару иде. Органнарның Азатның эчке дөньясы белән кызыксынуы – табигый хәл. Атна авылына кайтып йөрүләре дә аларга мәгълүмдер, күрәсең. Болгарга мөстәкыйль экскурсиягә чыгып китүе дә иминлек саклау органнарында шик тудырырга мөмкин, чөнки шпиономания чире безгә ана сөте белән кергән. Рәсми пропаганда ничәмә-ничә ел буе һәммәбездән Карацупалар ясарга тырышты һәм күбәүләрдән ясады да. Ерак Көнчыгышта старшина Әсгать Җиһаншин һәм берничә матрос давыл вакытында баржалары белән юкка чыккач, иң беренче эш итеп аларны ачык океанда ярсу дулкыннар арасыннан ныклап эзлисе һәм коткарасы урында Идел буена, Җиһаншинның әти-әнисе өенә килеп казына башлаганнар иде. Ярый әле, кырык тугыз көннән соң ачтан үләр дәрәҗәгә җиткән тәҗрибәсез, яшь диңгезчеләрне американнар коткарып калды.

      Яки менә Горький шәһәренә сөрелгән академик Сахаров. Үзе берәр яры чыгып китү белән, аның өендә тентү үткәреп, язмаларын оятсыз рәвештә алып китә торган булганнар. Боларны без «радиоавазлар» дан ишетеп белә идек.

      Ишек ачкычы Галия ханымда гына булгач, шик аңарга да төшә. Һәрхәлдә, йозакның Галия ханымдагы ачкыч белән ачылган булуы ихтимал. Бәлки, ул аны урлаткандыр? Яисә үз кулы белән тапшыргандыр? Кемгә?

      Мин хәтта шофёр Акулов вариантын да исәптән чыгармадым. Бу бәндә, үч итеп, Азат фатирында компромат эзләргә мөмкинме-юкмы? Ул бит моның өчен кеше дә яллый ала.

      Янә килеп, Азат Сәйдәшевне Көнбатыш Германиядән буш кул белән кайтмагандыр, өлешкә керсәк тә гөнаһ булмас дип уйлаучылар табылырга бик мөмкин. Аның пөхтә һәм безнең халык карашынча купшы киенүе, хәтта иңенә аскан биш-алты молнияле сумкасы да күзне кызыктыра ич. Ул чагында каракны беренче чиратта алтын әйберләр һәм акча кызыксындырырга тиеш. Ләкин мондый карак сәгать эчен актарып маташырмы? Нигә маташмасын? Әгәр вакыты җитәрлек икәнен белсә, иркенләп, ашыкмый-кабаланмый эзләячәк ул. Әйтик, төн уртасына кадәр фатирда кеше юклыгын күзәтеп торсалар, төнге уникедән соң хуҗаның кайтып керү ихтималы юк чамасында.

      Күршеләр кем? Ниндирәк кешеләр? Моны Азат тәгаен генә әйтә алмады. Ул беренче каттагы ике күршесен генә якыннан белә, йомыш белән кергәннәре бар. Берсе мөлаем елмаючан СКАЧАТЬ