Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин страница 40

СКАЧАТЬ таныштык. Ире икенче ранглы капитан булган, Төньяк Җир утравы белән ике арада йөзгән. Аңлавымча, анда атом сынаулары үткәрелә икән… Кыскасы, радиация… Ире өч ел элек вафат булган, шуннан соң Галия Мурманскидан туган илгә кайткан… Минем кебек үк ялгыз, чөнки балалары булмаган…

      – Еш очрашасызмы?

      – Галия атнага бер өйне җыештырып, керләрне уып китә иде… Минем фатир ачкычы аңарда да бар. Аның киңәше белән ишеккә шактый бәяле яңа йозак куйдым.

      Мин, Азат фатирындагы тәрәзә штораларын искә төшереп, Галия исемле ханымны күз алдыма китерергә тырыштым. Китерә алмадым. Галияне икенче ранглы капитанның тонык шәүләсе каплап тора иде.

      Азат сүзен дәвам итте:

      – Кичә Болгардан кайтып кергәч, фатирым мине ятсынып каршы алгандай тоелды. Инде үзләшеп, ияләнеп беткән бүлмәм үзен шулай озакка ташлап китүемә рәнҗегән кебек иде… Юк, син көлмә, чыннан да, бүлмәдә ниндидер бер үзгәреш, алмашыну сиздем. Шуны беләм: бу көннәрдә Галиянең килеп чыгу ихтималы юк, ул Минзәлә якларына абыйсына кунакка китте. Дөресен әйткәндә, ул туганнарына кияүгә чыгарга ниятләве турында әйтергә тиеш иде… Аннары без, никах мәсьәләсен хәл итеп, сиңа килеп чыгарга уйлаштык. Минем сиңа нәни генә сюрприз ясыйсым килгән иде.

      – Нәни түгел! – дип каршы төштем мин.

      – Синең ни уйлаганыңны беләм, – диде Азат. – Рәхмәт… Шулай да бүлмәм ят тоелды миңа, Илдар. Бу тойгыны акылга муафыйк итеп аңлата алмыйм… Алтынчы тойгы бу… Бүлмәдә миннән башка кемдер булып киткән сыман һәм… вәссәлам!

      Шуннанмы? Шуннан, бернигә кагылмастан, диван-караватка утырдым да бүлмәнең һәр сантиметрын күздән үткәрдем. Бөтен нәрсә үз урынында иде. Чыгып киткәндә өстәл почмагында онытылып калган фотокассета да шул килеш ята. Укып утырган китабым да шунда, туктап калган битенә катыргы кыстырылган – анысы нәкъ кирәк кадәр чыгып тора. Штораның бер почмагы радиатор белән урындык аркасына эләгеп калган килеш…

      Язу өстәленә килдем. Син аны беләсең инде. Комиссионный кибеттән алган зур, сырлы-сырлы юан аяклы, тугыз тартмалы өстәл. Өстәлдә тәртип. Беләсеңме, мин һәрнәрсәне билгеле бер урынга куярга яратам. Карандаш, авторучка, бозгыч, кайчы ише нәрсәләрне күземне йомган килеш тә үрелеп кенә алырга күнеккәнмен. Үзем өчен мәгънәсен ачыклыйсы татар сүзләрен теркәгән дәфтәремнең «әшкярә» сүзе язылган бите ачык тора, ул шулай булырга тиеш тә, чөнки мин, китапханәдә Ленин томнарын актарып, «гласность» дигән сүзнең татарчасына килеп төртелгән идем.

      Язу өстәлемнең бер секреты бар… Анысы нигә кирәк булды дисеңме? Юк, Илдар, мин аны үзем ясамадым, ләкин кибеттә, өстәл тартмаларын ачып-ябып караганда, яшерен урынын күреп алдым, чөнки профессор фон Клейн өстәленең дә шундый секреты бар иде.

      Картаеп, кыршылып беткән бу өстәлне мин шуңа күрә генә сатып алдым да. Революциягә кадәр берәр нотариусныкы булгандырмы? Ә өстәлнең секреты барыбер ярап куйды. Мин анда… беләсеңме нәрсә тотам?

      Шунда Азат, коридорга чыгып, сумкасыннан калын блокнотын алып керде.

      – Менә шушыны…

      Мин профессор фон Клейнның кара СКАЧАТЬ