Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 32

Название: Окна / Тәрәзәләр

Автор: Рафаил Газизов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02789-2

isbn:

СКАЧАТЬ хромкада сыздырды гына, коточкыч тыпырдап, 5 классның бар малае биеп чыкты. Пардан киенгәннәр. Торып басмаган бер укучы да калмады залда. Укытучылар да орышмады дөбердәгәнгә, алар да шаккаткан иде. Башларында түбәтәй, өстә ак күлмәк, билдә кызыл билбау, кара, үтүкләнгән чалбар, аякларында читек. Читеге олырак булуын да сизмәделәр. Урманда, саф һавада репетиция ясау килешкәнме, абыйлары бик таләпчәнме, мәктәпне тәмамлаганда гына ирешәсе осталыкка болар инде хәзер ирешкән иде. Бөтенесендә бер үк хәрәкәт, чөнки бар да Зөлфәт абыйлары кебек тыпырдый. Мәктәпне бетергәннәренә кырык ел үтсә дә, алар хәзер дә нәкъ шулай бииләр.

      Әле моңа кадәр авыл клубының мондый алкышны ишеткәне юк иде. Әй, күңеле булды Зөлфәт абыйларының да! Тәнәфестәге җырлы-биюле уеннардан да кача бит ул малайлар, ә хәзер алар классында гына ун биюче малай бар. Менә сиңа мә!

      Концерт өчен рәхмәт әйткәндә, сәхнәгә чыгып тезелгән артистларны директор абыйлары бөтен дөньяга танылган мәшһүр биюче – адашы Мәхмүт Исәнбаевка тиңләде.

      Ул биюче чүгәләгән килеш ярты сәгать тора икән, ә үзе биюен бер секундка да туктатмый. Аның патша, король, хан, солтан, тагын әллә нинди исемдәге затлы кешеләр бүләк иткән алтын, энҗе, мәрҗән белән бизәлгән киемнәре, мылтык, кылычлары, мөгез һәм бокаллары, сәгать һәм чылбырлары галәмәт тә күп, ди, аларны музейга куйганнар.

      Менә нинди дәрәҗәгә иреште 5 класс малайлары! Шуннан соң ничекләр тыңламыйсың ул Зөлфәт абыйларын! Тәмам кеше итте бит!

      Күрше класста Әсгать исемле бер киребеткән малай бар. Физкультура дәресендә, үзе гаепле булса да, иптәш малаен кыйный башлый бу. Зөлфәт абыйлары килеп араламаса, эш нәрсә белән бетәр иде, бер Алла гына белә. Аеру Әсгатьнең күлмәге умырылып төшү белән тәмамланды. Күлмәк өр-яңа иде. Авыр еллар, авыр яшәүче ишле гаилә. «Ничек күлмәк алырлар?» – дип борчылды Зөлфәт абыйлары.

      – Абый, үзе гаепле бит, – дип тынычландырырга маташкан Расихка әйтте укытучы:

      – Ул алай санамыйдыр, акырып елап өенә йөгерде, сумкасын да алмады, әләкләргә инде. Хәзер әнисе төшеп җитәр.

      Зөлфәт абыйларының кәефе китте, Расих классташларын җыйды да:

      – Теге әләкләргә менеп китте, күлмәк алдыртам, ди, Зөлфәт абыйны гаепләячәк, укытучының бер гаебе булмаса да. Әйдәгез, өенә менеп төшик әле.

      – Ярар, – диде барысы да.

      Әсгатьнең әнисе, ару киемнәрен киеп, капкадан ыжгырып кына чыккан иде, малаеның классташлары аны камап алды, яңгыр явар алдыннан пырылдаган чәүкәләр кебек чәрелдәргә дә керештеләр. Вагыйзә апа бер-ике тапкыр ана каз кебек ысылдап карады, егерме чәүкәгә каршы тора алмады. Әсгатьнең арт шәрифләренә берничә тапкыр тамызудан, куенына кыстырып мәктәпкә алып төшәсе ертык күлмәкне йөзенә бәрүдән узмады.

      5 нчеләрне бу кадәр берләштергән вакыйга юк иде әле. Әсгать тә басылды, яңа күлмәк тә тәтемәде, иптәшләренең сөймәс, сөйкемсез сөягенә әйләнә язды бит.

* * *

      Вакыт тиз үтә. Иң истә калганы «Аҗаган» СКАЧАТЬ