Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 30

Название: Окна / Тәрәзәләр

Автор: Рафаил Газизов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02789-2

isbn:

СКАЧАТЬ аша сузылган каешына да беркетелгән бит әле ул.

      Хәзер генә аңлый Зөлфәт ул апаларның ирләре, уллары, туганнары сугышта үлгән, югалган булганын. Аның хәрби киемле әтисен күргәч, моңлы җыр ишеткәч йомшаганнардыр. 142 ирен фронтта, 216 кешесен тылда югалткан сала шул Көмеш Чишмә.

      Дөрес, директорның кызы белән боткалары пешмәде малайның. Кыз тыйнак, әдәпле, зәп-зәңгәр күзле, чибәр балакай иде. Урман авылыннан төшеп укучы якын дустына үстергән икән кызын директор абыйсы. Аңламассың бу гыйшык-мыйшык эшләрен. Туры дисәң, кыек килеп чыга, кыек дисәң, тора-бара турая да куя. Ул кыз да дусты белән гаилә корды, ачуым килмәгәе.

      Зөлфәт физкультура укытырга фәрман алды, туган авылында Көмеш Чишмә сигезьеллык мәктәбендә эшли. Авылда спортчы дигән даны бар. Инде 5 класста укыганда ук ике километрлы дистанциядә район чемпионы булды. Ә бер елны мәктәпнең чаңгы командасы «Пионерская правда» газетасы оештырган СССР күләмендәге ярышта җиңде, күчмә кубок һәм грамота алды. Бу ярышта урманчылыктан Хикмәтулла, Хәсәншадан Гаян белән Резеда, Нормадан Мәснәви, Миңнулла, Шамил, үз авылларыннан Илфат, Миннелут, Дания, Илсөяр, Илвира, Сания булуын да хәтерли.

      Авылның беренче спорт фанаты Фаил абыйсыннан үрнәк алып, спорт белән шөгыльләнде, махсус китапханә туплады. Иртә белән һәм көндез алты чакрымдагы Су-Елга авылын әйләнеп кайта, кич белән авылын биш чакрымлы диаметр белән чорнап алган урман буеннан йөгерә. Исәпләгән иде: гаҗәпләнерлек саннар чыга: иртән – 12, көндез – 12, кичен 30 км. Атнаның өч көнендә ул 54 әр километр йөгерә икән. Дөрес, атнаның калган көнендә 10, 200, 400 метрларга йөгерә, бу – тизлекне арттыру өчен. Йөгерү секундомер белән исәпләнә, ә күрсәткечләр блокнотка теркәлә. Үзе ясаган турникта атына, штанга күтәрә, гантельләр белән сикерә.

      Мәктәптә параллель класслар бар. Көненә бишәр сәгать физкультура укыта, һәр дәрестә укучыларны әйдәп йөрү дә аны ардырмый. Физкультура укытучысы ул бит бүтән мөгаллим түгел, һәрдаим матур йөреше, күнегүләрне күрсәткәндә, төгәл хәрәкәтләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Бар ул бәрәңге капчыгы кебек бүселгәннәр, спорт тирәсендә тамак туйдыручылар, значок җыючылар.

      Зөлфәт әле өйләнмәгән егет тә. Укучы кызларга бу бик ошый. Кызлар алар малайлар түгел, ун ел алдан күрә.

      Биш ел физкультура укытты Зөлфәт, арымады, ялыкмады. Мәктәп командасы район чаңгы ярышларында гел беренче булды. Бу аның хезмәте генә түгел, электән килә, директорлары укытканда да шулай булган. Суыннан диләр авылның, чишмәләреннән.

      Физкультурадан дәрес планнары озын түгел, дәфтәр тикшерәсе юк. Вакыт тренировкаларда уза. Көзен, язын таяк белән этенеп йөгерәләр, кулны-аякны чыныктыралар. Кышын чаңгы шуалар.

      Мәктәп көне буе кайнап тора. Укучылар газета чыгаралар, андагы тәнкыйть угы кемгә генә кадалмый?!

      5 Б классында җитәкче дә булган Зөлфәткә эш җитәрлек. Укучылар бик бердәм, аларны әнисе, апасы, абыйсы белән генә үскән аркылысы-буе бер чамада булган Миннәхмәт исемле малай цемент кебек ныгыта. Үзе – искиткеч гадел, яхшы укый, тугрылыклы малай. Иптәше дәрескә соңга калуын дөрес әйтмәгән иде: «Пионер СКАЧАТЬ