Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Окна / Тәрәзәләр - Рафаил Газизов страница 31

Название: Окна / Тәрәзәләр

Автор: Рафаил Газизов

Издательство: Татарское книжное издательство

Жанр:

Серия:

isbn: 978-5-298-02789-2

isbn:

СКАЧАТЬ Ташлы Үзәнне әйләнәләр дә мәйданнан һәр йөгерешче күренеп торган тау башына килеп чыгалар. Ул тауның тигезлеге, турылыгы, линейка белән сызсаң да алай булмас! «Кеше такыл тактасы[7] ясарга да шуннан өйрәнгәндер әле», – дигән Нурулланың әтисе Миңнулла абый.

      Тау юлы бер чакрымлап бардыр. Зөлфәт абыйларының кызыл киеме аеруча ачык күренә, адым саен башкаларны артта калдыра барган егетнең йөгерүендә тылсым бар иде. Менә ул Аръяк урамы каршындагы ком ала торган чокырга да килеп җитә. Көчәнми дә, чәбәләнми дә, мәйданга томырылып килеп керә. Ә башкалар әле комлыктан борылалар гына, өч йөз метрлап артта калганнар.

      Малайлар ишетеп торды: Бөек Ватан сугышы барганда, Казан Сабан туена йөгерешкә кайтарылган солдат Бәдерниса Вагыйзе Зөлфәт абыйлары килеп җиткәндә әйтте: «Кая инде монда, безнең атлар да уза алмый моны». Чөнки икенче булып килүче Насыйх әле комлыкта гына иде…

      Әйткән иде шунда Миннәхмәт Нуруллага: «Быел 5  нчедә укый башлыйбыз. Минем әни Зөлфәт абыйны укытырга кайта дип ишеткән, Зөлфәт абый класс җитәкчесе булса гына ярар иде». Ходайның «Амин!» дигән чагына туры килгән. Ул сабый сүзен ишеткәндер.

      Зөлфәт абыйлары китапны җөмләгә җөмлә тәрҗемә итми, сөйләп бара. Аның йодрыгы алдагы партада утырган Миннәхмәтнең генә түгел, икенче рәттә утырган Фәритнең дә борын төбендә уйнаклап ала, соңгы рәттә утырган Нурулланың да селәгәен сөртми микән?! Әсәрләнеп, мавыгып укый, вакыт-вакыт китабын өстәлдә калдырып, класс тактасы янында йөрергә тотына, кемгәдер яный, сикерә, ә кайчагында пышылдауга күчә. Ул – сихерче, күз буучы, фокусчыдыр…

      Фермага яшь бозаулар янына себерке, ипи сыныгы алып хәл белергә төшсәләр дә, Миннәхмәт, өйләреннән өч йөз метр кире якка барып, класс җитәкчесенең чыкканын, көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташып бетергәнен көтә, бүтәннәр ишетмәгән дөнья хәлләрен, әдәбият дөньясындагы, спорт өлкәсендәге яңалыкларны, авыл тарихындагы гыйбрәтле хәлләрне белә, шуның белән яши иде.

      Ул тыр-тыр йөгерә, абыйсының авызына карап чаба. Бервакытны, каршыга килүче Вәфия апасына килеп бәрелеп, әздән генә корсагын төшермәде…

      Классларында малайларны ике метр читтә тота торган Гөлфия бар. Кемнән өйрәнгән гадәттер, шул араны бозган малайның, күз ачып йомган арада, күз төбе күгәрә, борыныннан нәрсәдер атыла, сирәк тешле икәнен онытса, теше дә төшәчәк.

      Ләкин бер генә малай да Гөлфияне укытучыга әләкләми, чөнки Гөлфия йодрыгын аны кочакларга килгән малайга гына куллана иде. Кушаматы да искиткеч – Боксёр. Класс җитәкчеләре «Мексиканец» хикәясен укыды гына, Гөлфиягә кушамат чәп итте. «Ә барыбер кызлар кочаклыйсы килмәгән малай бәндә түгелдер инде ул», – дип уйлый Миннәхмәт.

      Алар классындагы кызлар бик чибәр шул, чиста, ак алъяпкычтан, оялчаннар. Мөнирәсен күр дә, Гөлсимәсен күр! Гәүһәриясенә кара да, ике Гөлфиясенә кара! Вакыт-вакыт малайларны Зөлфәт абыйларына әләкләп тә алалар, алай да укытучылары әллә нәрсә эшләми, ләкин бик СКАЧАТЬ



<p>7</p>

Такыл тактасы (диал.) – тактаны читләгәндә, тигез сызу өчен ясалган туры такта.