Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Радиф Сагди страница 6

СКАЧАТЬ әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, – диде.

      – Әгәр җиңелсәм?..

      – Җиңелсәң дә санлый башлаячак, – диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич…»

      Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, үзенә төртеп алдым.

      – Мин сине үтерәм бит хәзер, – дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.

      Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»

      Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.

      – Кайда сугышабыз соң? – дип сорады ул, югалып калып.

      – Дәрес беткәч, ике баскыч арасында, – дидем мин аңа.

      Озакламый кыңгырау тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр… Җитте!

      Икенче катка менә торган агач баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Ринатны күлмәк якасыннан эләктереп алып чатка терәдем дә дөмбәсләргә дә тотындым. Сугыпмы-сугам, бәрепме-бәрәм, мин сиңа әйтим. Аның да йодрыгы бер-ике мәртәбә чырайга менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тулды. Түзәргә кирәк!

      Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да җиңелде…

      Без кызарышып дәрескә кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир, минем кулны кысып:

      – Әйттем бит мин сиңа, – дип куйды. Ринат сумкасын алды да дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:

      – Кая барасың, Ринат? – дип, артыннан кычкырып калды.

      Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.

      Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә урысча да өйрәнеп тәмамладым мин алтынчы классны.

* * *

      Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, бармакларны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым – үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын куеп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай… Иң яхшы укучылар исәбендә йөрсәм дә туйдырды. Ноталарыннан, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек төкәнде минем. Өстәвенә альтернатива да бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сиптерәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшми. «Аллага шөкер, әле ярый музыкаль белемнәре юк», – дип шатланып та куям. Ләкин, иртәме-соңмы, минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак СКАЧАТЬ