Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Радиф Сагди страница 10

СКАЧАТЬ кирәк. Өлкәннәр алдында чын егет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.

      Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигән «отбор» ны Ходай Тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда ул минем «отбор». Миләүшәдән гайре күзгә беркем күренми. Әллә бар алар миңа, әллә юк. Чибәрме алар, чибәр түгелме – миңа барыбер. Уңганнармы, уңмаганнармы – кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак шул минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә. Көнләштегезме? Көнләшсәгез, әйдә, көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!

      Ишегалдында янә бабай тавышы ишетелә: «Улым, дим, кайда соң син? Печәннәр көймәсен, әйләндерергә кирәк», – ди. «Хәзер инде, бабай», – дип җавап кайтарам.

      Минем бабай – Беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие» тагып кайткан кеше. Аны инде ул, әлбәттә, чын мөселман буларак, авылга кергәнче генә күкрәгендә йөрткән. Юлда бу тимер кисәге белән поездга, пароходка утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәсең. Герой бит! Әмма үз туган авылыңа тәре тагып кайту… Аллам сакласын!

      Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, буш вакыты булдымы, ул берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде…

      – Менә, улым, тыңла әле, – дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга хыялланып йөргән малай, күбрәк аның сугышта күргәннәрен сораштырырга ярата идем. – Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда – Арча егете Мөхәммәтҗан. Каршыда – кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле, урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэлдәп хәбәр бирешә. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый егет иде. «Әй Зәйни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», – дип, ул сүзен дә әйтеп өлгерә алмады, дошман снаряды килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине бүлнискә озаттылар.

      Ике айдан соң тагын сугышка кердек. Озак та үтмәде, чолганышта калып, әсир төштек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг кисәве исләре килә. Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып СКАЧАТЬ