Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…. Радиф Сагди
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились… - Радиф Сагди страница 4

СКАЧАТЬ бәйләп, каравыл кычкыртып, Казанга алып киттеләр.

      Алдыбызда бит Казан!

      Габдулла Тукай, үзенең авылдан китүен исенә төшереп, болай дип язган:

      Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

      Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

      Минем хәл Тукай бабамныкы белән бер тирәдә кебек. Хәзер уйлап куям: даһи шагыйребезнең халәте коточкыч авыр булган икән. Ятим бала сагышын ятим кеше генә аңлый аладыр. (Ә минем сагыш – тамагы тук, өсте бөтен иркә һәм көйсез малайныкы гына. Зинһар, үзен бөек Тукай белән янәшә куя дип рәнҗи дә, мыскыл итә дә күрмәгез. Халкыбызның даһи шагыйре белән үземне чагыштырыргамы? Аллам сакласын! Хәтта үз вакытында Илдар абый Юзеев та: «Өч Тукай гомерен яшәдем, тик аңа тиң була алмадым», – дигән иде.)

      – Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан, – дип уятканнар бөек Тукайны. Мине тәтә уята:

      – Тор, улым, килеп җиттек!

      Күзләремне ачып, тирә-юньгә карыйм. Пароход, яр буена туктап, кешеләрне төшерә. Елга портында «Казан» дигән язу күзгә ташлана.

      Ул халык, малай, елга портында, ул халык. Каян җыелганнардыр шулхәтле. Көянтә-чиләк күтәргәне, кәрзин тотканы, капчык асканы да бар, чемодан белән йөрүчеләр дә җитәрлек. Без, халык агымын ерып, трамвай тукталышына атлыйбыз. Борылып, елга ягына күз салам. Анда, еракта, авылым калды бит! Дусларым, туганнарым шунда. Кечкенәдән коенып үскән су буйлары… Бу шыксыз һәм тынгысыз Казаннарына каникулда гына килә торган идем бит! Мин барыбер сиңа әйләнеп кайтачакмын әле, авылым…

      Кеше күрмәгәндә генә, җиңем белән яшьләремне сөртеп алам.

      Мине татар мәктәбенә бирделәр. Беренче көннәре ай-яй кыен булды! Чит-ят малайлар-кызлар. Өстән генә карыйлар. Төрлечә сыныйлар. Урысча белмәвемнән: «Колхозник, бабай», – дип көләләр. Һәр көнне, тизрәк дәресләр бетсен иде дә өйгә качасы иде, дигән уйлар белән йөрим. Авылга качып китәр идем, тәтәм монда. Түзәргә инде. Ничек булса да түзәргә!

      Классташларымның барысы да начар түгел икән анысы. Таһирә дигән кыз беренче көннән үк мине яклый башлады.

      – Соң, Роза, авылдан килгәндә син дә ләм-мим бер сүз белми идең, өйрәнер әле, – ди. Вакыты булганда, бу акыллы кыз урыс теленнән миңа дәресләр бирә.

      Малайлардан Ринат дигәне бик нык теңкәгә тия. Нәрсә эшләргә дә белгән юк. Каршылык күрсәтер идем, шайкада йөри ул, диләр. Куркыта! Көчем дә җитмәс кебек бу Казан хулиганына.

      Бүген дә, миннән көләр өчен, Җәүдәт дигән малайны җибәрде ул. Түземлегем тәмам төкәнгән иде. Әйләндердем дә салдым үзен. Бар да аптырап калды. Зөфәр исемлесе: «Молодец», – дип куйды. Җәүдәте алай бик үпкәләмәде дә. Зөфәргә: «Үзең көрәшеп кара, сине дә бәрә ул», – дип кенә куйды.

      – Мин көрәшергә теләмим аның белән, син бит үзең барып бәйләндең, – диде Зөфәр. Теге мәгънәсез Ринат кына: «Әйдә, әйдә, куркак нәрсә, көрәшергә куркасыңмы?» – диде. Куркак дигән сүз Зөфәрнең күңеленә тиде, күрәмсең. «Нәрсә, көрәшмәс дип белдегезме әллә», – дип, уртага чыкты. Миңа бүтән юл калмады. СКАЧАТЬ